Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстанда гамәлгә керүче электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге проектларга уңай бәя бирде. Алар белән РФ Президенты бүген Яр Чаллы шәһәренә эш визиты белән килгәч танышты. Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
РФ Президентына бүген татарстанлыларның ничек итеп интерактив рәвештә дәүләт хезмәтләре ала алуларын күрсәтеп бирделәр: инфомат, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы uslugi.tatar.ru яисә m.tatar.ru мобиль порталы аша. Аерым алганда, Дмитрий Медведевка чит ил паспорты алу өчен документлар ничек тутырырга, ЮХИДИ штрафларын яисә фатир өчен ничек түләргә икәнен күрсәттеләр. Дмитрий Медведев инфомат эшен тикшерде - чит ил паспортын алу өчен анкета тутырды һәм госпошлина түләде, аннары call-центр операторына берничә сорау биреп, он-лайн консультация алды. РФ башлыгы инфомат ярдәменә эшләү күңелгә ятты, диде. “Бернинди коррупция юк!”,- дип өстәде ул.
Инфоматны презентацияләгәндә Дмитрий Медведевка шулай ук «Ак Барс» Банкының һәм Росиия Сбербанкының гражданнар өчен универсаль электрон карталарын (УЭК) күрсәттеләр. Билгеле булганча, УЭКны гамәлгә кертү буенча Татарстан,Әстерхан өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы белән беррәттән, пилот регионы булып тора. Бүгенгә беренче электрон карталарны Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә кайбер кешеләр алды инде. Карталарның индентификацион һәм банк кушымталары бар, һәм алар ярдәмендә дәүләт хезмәтләре күрсәткән өчен интернет-портал яисә инфомат аркылы түләп була.
Шулай ук Россия Президынтына электрон документ әйләнеше системасы демонстрацияләнде. “Мобильный офис”ның махсус кушымтасы булганлыктан, Татарстан чиновниклары анда Apple iPad ярдәмендә эшли алалар. Мобильле офисны Дмитрий Медведев уңай дип тапты, шунда ук үзенең булышчысы Аркадий Дворковичка электрон йомыш кушты.