Татарстанда яшәүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар түләгәндә “электрон хөкүмәт”нең инфоматларын актив файдаланалар. Бүгенгә бу иң кирәкле хезмәт күрсәтү булып тора. Мәсәлән, октябрь аенда ЮХИДИга түләнгән штрафларның һәр унысы- барлыгы 12 миллион сумнан артык- инфоматлар аркылы килгән.
Дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен бүген республикада 45 информат урнаштырылган. Алар кеше күп йөри торган урыннарда, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтү урыннарында тора. Мәсәлән, Казанда автомобиль йөртүчеләргә уңай булсын өчен ЮХИДИ бүлекләрендә - Тэцевская, Модельная урамнарында, Оренбург трактында.
Инфоматларның төп уңайлыкларының берсе – ул кешеләрне чиратларда торудан, ә түләүләрне - банк комиссияләреннән коткара. Штрафларның бармы-юкмы икәнен, яисә суммасын белү өчен, инфомат экранындагы графага автомобильнең һәм техпаспортның номерларын язасың. Әгәр дә штрафлар булса, инфомат автомобиль хуҗасыннан кайсы штрафны шул вакытта ук түләргә теләген ачыклый. Түләмне акчалата яки банк картасы ярдәмендә кертеп була. Түләнгән һәр штрафка инфомат документ бирә, һәм түләү турындагы информация шунда ук ЮХИДИ базасына килеп керә.
Моннан башка, штрафларны m.tatar.ru мобиль портал аркылы һәм uslugi.tatar.ru аркылы Visa һәм Mastercard “Ак Барс” Банк карталары ярдәмендә түләп була. Барлык түләүләр комиссиясез алына.