Сергей Иванов: "Татарстан ГЛОНАСС кертү буенча лидерлар арасында”

2010 елның 26 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы спутниклар ярдәмендә навигацияләүче ГЛОНАСС системасын кертү буенча алдынгыларның берсе. Бу фикерне бүген Россия Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Иванов Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында әйтте.

“Мин соңгы вакытларда Татарстанда еш булам һәм ГЛОНАСС навигация системасын үстерүгә игътибарны арттыра барам. Россия төбәкләре арасында Татарстан бу эштә алда баручылар арасында”,-диде ул.

“Бу яңалыкларны керткән өчен сезгә рәхмәтләремне җиткерәм, чөнки Татарстан ГЛОНАСС системасын хөкүмәтнең барлык  транспортына кертергә батырчылык итте. Мондый төбәкләр Россиядә бик күп түгел, күп төбәкләр бу системаны кертергә әзер дә түгел- бәлки нәтиҗәсен күрергә куркалардыр”.

 

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Сергей Ивановка ГЛОНАСС системасы өчен рәхмәт әйтте.”Без элегрәк космос системаларын экономика үсешендә, кешеләрнең тормышын саклап калуда куллану турында хыялга да кертми идек. ГЛОНАСС бездә 100 процент мәктәп автобусларында кертелгән. Без бүген тизлекне генә түгел, маршрутларны да тикшереп тора алабыз”,- диде.

ГЛОНАСС навигаторлары белән барлык автобуслар да җиһазландырылган, яңа алынганнары заводтан ук навигатор белән килә, дип азсызыклап узды Президент.

“Шәһәрара автобусларда булган проблемаларны шулай ук спутник навигаторлары аша хәл иттек, авария очраклары күпкә кимеде. ГЛОНАСС кулланылган җирдә колоссаль эффект күзәтелә”,- диде Р.Миңнеханов.- Дәүләт органнары гына түгел, муниципалитетлар да бу системада эшли. Бездә “Татнефть” кебек зур компанияләр транспортларын ГЛОНАСС буенча тикшереп торалар”.

Киләчәктә, Татарстан Президенты сүзләренә караганда, спутник навигациясе төзелештә, күперләр һәм гидротехник корылмаларга хезмәт күрсәтү өчен дә киң кулланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International