«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең» ФДУП филиалы- «Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыручы үзәге» Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы предприятиеләре арасында 2006-2010 елларда ресурсларны файдалы куллану программасын тормышка ашыру смотр-конкурсында җиңүче булды. Бу предприятие быел энергия саклау чараларына 93,7 млн сум акча тоткан, бу елына 7,4 млн сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә.
Җиңүчегә бүләк бер көн элек узган ТР Хөкүмәте утырышында тапшырылды. Утырыш “Татарстан Республикасында 2006-2010 елларда энергоресурсларны файдалы куллану” программасының үтәлеше һәм “Татарстан Республикасында 2011-2015 елларда һәм 2020 елга кадәр перспективада энергия саклау һәм файдалы куллануны арттыру” максатчан программасына багышланган иде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
ТР Хөкүмәте утырышын ачканда, Илдар Халиков энергияне саклаучы технологияләр кертү сәнәгатьтә, шулай ук бюджет оешмаларында һәм муниципалитетларда ни дәрәҗәдә мөһим икәнен әйтеп узды.
«Энергияне саклау – экономия өчен гаять зур ресурс”, - дип ассызыклады Илдар Халиков. Аның сүзләренә караганда, урам җылытканчы һәм юкка ут яндырганчы заманча җылыту, җылылык саклау, яктырту системалары урнаштырырга кирәк. Ә янга калган акчаларны предприятие үсешенә яки бюджет оешмасының материаль-техник базасын модернизацияләүгә тотарга кирәк.
Билгеле булганча, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы предприятиеләре арасында ресурсларны файдалы куллану программасы 2006 елдан тормышка аша. Быел тармактагы предприятиеләрнең энергия саклау технологияләренә тоткан чыгымнары 99,7 млн сумнан арткан. Еллык экономия якынча 8,6 млн сумм тәшкил итәчәк.