"Сочи-2010" форумында Владимир Путин Татарстан стендын карады

2010 елның 17 сентябре, җомга

"Сочи-2010" халыкара инвестицион форумында РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Татарстан стендын карады. Стенд янында Федераль Хөкүмәт башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Республика стендында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган алдынгы ИТ-проектлар тәкъдим ителгән. Анда “ЭТИС” электрон тауар-мәгълүмат системасы белән танышу, электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мисалларын карау, зыян күрүчеләрне коткару координациясе “ГЛОНАСС+112”системасы эшен күрү мөмкинлеге бар. Стендта Татарстанда гамәлгә куелган “Электрон мәгариф” проекты турында да сөйләнелә. Республиканың электрон документ әйләнеше системасы хакимият органнары өчен стендта яңа “Appple iPad” һәм “Apple iPhone4” экраннарында тәкъдим ителә. “Apple” мобиль корылмасы өчен “Мобиль офис”ның махсус кушымтасы эшләнгән.

Республика вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров Владимир Путинга киоск-инфоматны тәкъдим итте, аның ярдәмендә электрон формада дәүләт хезмәтләре күрсәтелә. Бүгенге көндә инфоматлар ярдәмендә электрон формада татарстанлылар ун төрле диярлек дәүләт хезмәте алырга мөмкин. Бүгенге көндә Татарстанда шундый 45 терминал урнаштырылган, шул исәптә 42се – Казанда. Ел ахырына кадәр тагын 100гә якын инфомат урнаштыру планлаштырыла.

Шулай ук РФ Хөкүмәте башлыгына “Укытучы елында – һәр укытучыга ноутбук” республика проекты да тәкъдим ителде. Аның кысаларында быел 12800 укытучыга ноутбук тапшырылды. “Электрон мәгариф” проекты мөмкинлекләре дә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International