“Электрон сәламәтлек саклау” проектын тормышка ашыруның беренче нәтиҗәләре бүген Түбән Кама шәһәрендә узган киңәшмәдә каралды.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, ТР Сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары Адель Вафин, министрлыкның диспетчерлык үзәге Ростислав Туишев, “Таттехмедфарм” фирмасы, ФОМС белгечләре, районның сәламәтлек саклау учреждениеләре баш врачлары катнашты.
2010 елның 1 декабрендә “Электрон сәламәтлек саклау” проекты буенча Түбән Кама поликлиникаларында врачларга электрон рәвештә чиратка язылу системасы эшли башлаган иде. Бүгенгә шәһәрдә врачлар өчен 600 дән артык эш урыны электронлаштырылган, кабинет ишекләре өстенә 150 информацион табло, врачка язылу өчен 31 терминал куелган, 500 дән артык специалист бу эшкә өйрәтелгән.
Моннан тыш, бу елның февраль аеннан түбәнкамалылар врачка терминал яки телефон аша гына түгел, ә бәлки uslugi.tatar.ru порталы аша да языла алалар.
2012 елга Түбән Кама районының бу тәҗрибәсе республиканың бөтен территориясендә дә кулланылыр, дип планлаштырыла.