Россия Фәннәр академиясе Себер бүлеге һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.

2010 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Новосибирскида Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Новосибирск өлкәсенә   эш визиты барышында Россия фәннәр академиясе Себер бүлеге һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды Документны ТР Премьер-министр урынбасары –ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең рәис вазыйфаларын үтәүче, академик Ренад Сагдеев имзаладылар.

Килешү фәнни-техник хезмәттәшлек, инновацион һәм социаль-икътисади сфераларында РФА ның Себер бүлеге учреждениеләренең һәм Татарстан территориясендә урнашкан оешмаларның бердәм үсешен күздә тота. Нигездә мондый юнәлешләр алга сөрелә:нефть эшкәртү, нефтехимия һәм химия производствосында, экологик чиста һәм энергия саклаучы югары технологияләр үстерү өлкәсендә һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International