Түбән Кама муниципаль районында сәламәтлек саклау учреждениеләрендә врачларга язылу электрон рәвештә бара

2011 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының барлык поликлиникаларында һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә пациентлар врачка электрон рәвештә языла алалар. “Электрон сәламәтлек саклау” проектын тормышка ашыру районда 2011 елда башланган иде, шул вакыттан түбәнкамалылар 278 тапкыр читтән торып язылу мөмкинлегеннән файдаланганнар, шул исәптән 135 мең кеше -  быел март аенда.

Бу проектның үтәлешен тикшерү өчен бүген Түбән Кама шәһәренә ТР Премьер-министры Илдар Халиков килде. Районда 264,8 мең кеше яши, алар елга якынча 1,8 млн тапкыр врачларга мөрәҗәгать итәләр.Барлык визитлар да бердәм системада язылып бара. Районның 57 учреждениесенә язылу электрон рәвештә - дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы аша читтән торып, (8555) 40-00-03 телефоны аша яисә поликлиникадагы терминал аша һәм врачта  алып барыла.Мәсәлән, Интернет аша көн саен 400 гә якын язылу була. Чиратларны электрон рәвешкә “күчерү” пациентлар өчен уңайлыкларны арттыра, врачларның да эшен җиңеләйтә.

Киләсе елда “Электрон сәламәтлек саклау” проекты Татарстанның бөтен территориясендә гамәлгә керәчәк. Моның өчен  150 гә якын дәвалау учреждениесе кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International