Юрий Трутнев экология торышы турында ачык Интернет – сервис булдырырга тәкъдим итте

2011 елның 25 феврале, җомга

Россия табигый ресурслар һәм экология министры Юрий Трутнев экология торышы турында ачык Интернет – сервис булдырырга тәкъдим итте. Моны ул Югары технологияләр  буенча эшләүче ИТ-парк” технопаркына Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов белән бергә узган визиты вакытында хәбәр итте.

ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров Юрий Трутневка ИТ-паркның резидентлары, аның инфраструктурасы турында сөйләде, сәламәтлек саклауда, мәгариф өлкәсендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтүдә һәм башка өлкәләрдә мөһим булган мәгълүматлаштыру проектларын тәкъдим итте.

Ю.Трутнев ресубликаның югары технологияләр өлкәсендәге уңышларын югары бәяләде, шулай ук  Ит-парк дата-үзәгенең ведомствоның мәгълүматлаштыру ресурсларын урнаштыру мөмкинлекләре белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International