Аркадий Дворкович: «Казан Россиянең ИТ-индустрия башкаласына әверелә”

2011 елның 14 мае, шимбә

Татарстан - информацион регионга, ә Казан – Россиянең ИТ-индустриясе башкаласына әверелә. Бүген Казанның ИТ-паркына визиты барышында РФ Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович шулай дип белдерде. Татарстанда дәүләт секторында информацион технологияләр уңышлы кулланыла: ЮХИДИ штрафларын түләү, балалар бакчасына чиратка басу, Загска заявление  бирү кебек эшләр – барысы да Интернет аша өйдән яки офистан чыкмыйча гына эшләнә , дип  искәртте ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер–министры Илдар Халиков, Премьер–министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Казан мэры Илсур Метшин белән бергә Аркадий Дворкович ИТ-парк бизнес инкубаторында булды.

Монда  5 компания – Бизнес-инкубаторның беренче резидентлары  кунакларны инновацион проектлар белән таныштырды. Яшь белгечләр “Эффективно.рф” проекты – муниципаль хезмәткәрләрнең эшен бәяләүче автоматлаштырылган модель, “SpeakTo”- дистанцион укыту сервисы, “Автодория” – юл кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту системасы,  “10tracks.ru” –музыка саклау системасы, ”Plusner” – санкцияләнгән хәбәр тарату интернет-сервисын күрсәттеләр.

“ИТ-паркның иң зур плюсы – бик яхшы продуктлар эшләүче программистлар өчен эш җайлылыгы. Күпләрнең уңышлыкка шанслары бар, чөнки мондый төр хезмәткә сорау көн саен артып тора”, диде Аркадий Дворкович.

Казан мэры Илсур Метшинны бигрәк “Эффективно.рф” проекты кызыксындырды. Бу сервис дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең эшен озак вакыт сарыф итмичә комплекслы бәяләргә мөмкинлек бирә. Компетенцияләр бәясе һәр кешенең, группаның  персональ үсеш программасын билгеләргә һәм кадрлар резервы булдырырга мөмкинлек бирә. Бу проектның максаты – дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең эффектлыгын арттыру. Бу проектка Яр Чаллы муниципалитеты эшчеләре, Яшел Үзән, Чүпрәле муниципаль районнары администрация хезмәткәрләре кушылган.

ИТ-парк турында журналистлар белән фикер алышканда Аркадий Дворкович “Татарстан чыннан да алдан күреп эш итте: беренче булып информацион базарга чыкты һәм хәзер үк табыш ала башлады”, - диде.

Исегезгә төшереп китәбез, бизнес-инкубатор перспективалы ИТ-эшләнмәләрнең стартап үсешләрен тәэмин итәр өчен һәм аларны тышкы базарга чыгару өчен бизнес-платформа булып тора.Бизнес-инкубаторның иң беренче максаты – кече ИТ-компанияләрнең эшләренә булышлык, аларның бер-берсе белән аралашып үсеше, нәтиҗәдә яңа конкурентлы продукция булдыруда. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International