Татарстан Республикасы Дүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында дәүләт идарәсе өлкәсендә ясалма фәһем технологияләрен куллануга багышланган мөһим чара узды. Очрашуда хакимият органнары вәкилләре, цифрлаштыру өлкәсендә экспертлар һәм цифрлы трансформация буенча проектларда катнашучылар җыелды.
Сәламләү сүзе белән цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, Татарстан цифрлаштыру мәсьәләләрендә алдынгы урыннарда тора, ә ЯФ технологияләрен гамәлгә кертү дәүләт структуралары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен яңа мөмкинлекләр ача.
«Дәүләт идарәсендә ясалма фәһем технологияләре» темасына Татарстан Республикасында ясалма фәһем технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев чыгыш ясады. Ул республикада гамәлгә кертелә торган төп эшләнмәләр һәм аларның дәүләт процессларын оптимальләштерүгә йогынтысы турында сөйләде.
Теманы дәвам итеп, Булат Җамалиев чат-ботның гражданнар белән ничек хезмәттәшлек итә алуын һәм аларга дәүләт хезмәтләрен алуда ярдәм итә алуын күрсәтеп, Госпромпт цифрлы ярдәмче проектын тәкъдим итте. Хәзерге вакытта сервистан 822 кеше актив файдалана, һәм Госпромпт атнага уртача 4 реаль мәсьәләне хәл итә.
Очрашу азагында Айрат Хәйруллин ассызыклаганча, ЯФ гамәлгә кертү — Татарстанның цифрлы киләчәгенә таба мөһим адым,. Ул ЯФ технологияләре дәүләт органнары эшен оптимальләштерергә һәм дәүләт хезмәтләрен гражданнар өчен уңайлырак һәм җайлырак итәргә ярдәм итәчәгенә ышануын белдерде.