Социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм уен платформалары аша яшүсмерләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Чит илнең махсус хезмәтләре һәм экстремистик төркемнәр психологик йогынтының  эшли торган схемаларын куллана. Куркыныч янауны вакытында танып белү өчен, бу ысулларны белергә кирәк.

Йогынты ясау ысуллары
1.«Уен» яки «квест» аша алдау - «патриотик биремнәрне» үтәргә тәкъдим итәләр: хәрби объектларны фотога төшерергә, листовкалар ябыштырырга, «акцияләрдә» катнашырга.

Ничек танып алырга: яшеренлек яки «махсус миссия» турындагы теләсә нинди үтенечләр шик тудырырга тиеш. 

2.«Җиңел акча» белән кызыктыру — «гади эш» өчен бүләк вәгъдә итәләр: мәгълүматлар җыю, чатлар белән идарә итү, мәгълүмат тарату. 

Ничек җавап бирергә: чын акчага закон бозуны сорамауларын ассызыкларга. 

3.Кешенең үзенең мөһимлеген ассызыклау теләгенә басым ясаганда: «син генә ярдәм итә аласың», «бу яшерен, ләкин бик мөһим» дигән сүзләр кулланыла. 

Ничек җавап бирергә: чын мөһим эшләрнең якыннарыңнан яшеренлекне таләп итмәвен аңлатырга. 

4.Беренче элемтәдән соң шантаж: «без синең нәрсә эшләгәнеңне беләбез, хәзер безгә эшлиячәксең», - дип яный башлый. 

Ничек җавап бирергә: яшүсмер белергә тиеш — мондый хәлдә олыларга шунда ук мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Нәрсәгә игътибар итәргә

  • яшеренлек: язуларны бетерү, яңа җайланмаларда парольләр;
  • сөйләмдә «миңа бирем бирделәр», «бу сер» дигән характерсыз фразалар;
  • фотогалереясендә стратегик объектлар яки сәер контактлар барлыкка килү. 

Нишләргә

  • цифрлы гигиена турында әңгәмәләр: манипуляцияләрне ничек танырга, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә;
  • яшүсмернең үз-үзен ничек тотуына игътибар итү: кәефе ничек, аралашу даирәсендә кискен үзгәрешләр;
  • гамәлләрнең төгәл алгоритмы: шик туса, яшүсмер белән сөйләшегез һәм ата-аналарга хәбәр итегез.

Шуны белү мөһим: Россия махсус хезмәтләре (ФСБ, СВР, ФСО) һәм хокук саклау органнары (МВД, Тикшерү комитеты) хезмәткәрләре яшүсмерләрне оператив эш өчен кулланмый һәм интернет аша ялламый.

Шикләнсәгез, мөрәҗәгать итегез

  • Федераль куркынычсызлык хезмәтенең территориаль органына (сайтта табарга мөмкин - fsb.ru);
  • яшәү урыны буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлегенә (102 яки 112).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International