4 нче сайлап алу этабы йомгаклары буенча мини-роботлар категориясендә финалга Татарстан Республикасы җыелма командасы ИТ-парктан «Destructor – dabl» командасы үтте.
Сайлап алу этабында шулай ук ИТ-паркның «Destructor - target» командасы да катнашты. Команда нейрочелтәр белән идарә ителә торган автоном робот төзегән.
Көрәш махсус югары технологияле рингта узды. Ярышта катнашучылар ясаган роботлар бер-берсенә механик зыян сала, ә сугыш дәвамлылыгы өч минут тәшкил итә. Көрәш нәтиҗәләре буенча жюри ясалган җәрәхәтләрнең дәрәҗәсен бәяли һәм җиңүчене билгели.