Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмаларының һәм берләшмәләренең коррупциягә каршы көрәш буенча IX Советында катнашырга чакырабыз. Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Советны оештыруда катнаша.
Чара 14 ноябрь 10:00 сәгатьтә башлана.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 65 йорт – Казан дәүләт аграр университеты, актлар залы. Шулай ук онлайн тоташтыру мөмкинлеге дә каралган.
Теркәлү һәм сораштыру узу өчен сылтама: https://clck.ru/3NkJVM
Совет программасы - https://esia.tatar.ru/file/digital/File/Программа%20IX%20Совета-сайт.pdf
Советның эш нәтиҗәләре буенча дәүләт, муниципаль хакимият органнарына, иҗтимагый институтларга коррупциягә каршы торуның хокукый һәм оештыру формалары, аны превенцияләүнең нәтиҗәле ысуллары, шулай ук дәүләтнең коррупциягә каршы сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр формалаштырылачак.