Бизнес-инкубатор мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге яшь перспективалы ИТ-компанияләрнең эшләнмәләрен үстерү һәм аларга тышкы базарга чыгарга ярдәм итү буенча бизнес-мәйдан буларак уйланылган. Аның төп бурычы – ИТ-стартапларны үстерүгә ярдәм итү, алар арасында мәгълүмат алмашу урыны булдыру, шулай итеп мәгълүматлаштыру өлкәсендә яңа конкурентка чыдам продукция будыру.
120 эш урынлы бизнес-инкубатор ИТ-паркның өченче катында 930 кв.м мәйданга урнашкан һәм бу мәйданнарда 2011 елда 20 компания урын алачак.
Бизнес-инкубаторга урнаштыру өчен беренче стартап проектларны сайлап алу ИT-паркта 18 апрельдә узган иде. Экспертлар төркеменә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлеген башлаучы 11 яшь компания үзләренең инновацион проектларының бизнес-планнарын тәкъдим итте. Экспертлар төркеме составында ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “ИT-парк” директоры Динар Насыйров һәм ИТ-бизнес вәкилләре бар. Нәтиҗәдә, экспертлар беренче резидентлар итеп аеруча кызыклы һәм перспективалы проектлар тәкъдим иткән биш компанияне сайлап алды. Алар – муниципаль хезмәткәрләрне бәяләүнең автоматлаштырылган моделен тәкъдим итүче “Эффективно.рф”, дистанцион укытуны видео-сервис белән тәэмин итүче “SpeakTo”, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту системасын эшләүче “Автодория”, музыкаль контентны саклау системасы буенча махсуслашкан “10tracks.ru”, хәбәрләрне җибәрү буенча интернет-сервис белән шөгыльләнүче “Plusner” компанияләре.
Бүгенге тантанада бу проектларның җитәкчеләре ТР Президенты һәм РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры кулыннан бизнес-инкубаторга урнашу хокукы бирүче сертификатлар алды. Тәүге резидентларның һәркайсы тулысынча җиһазландырылган алтышар эш урыны белән тәэмин ителә. Шулай ук аларга үзәкләштерелгән секретариат, бухгалтерлык, юридик һәм башка хезмәтләр тәкъдим ителгән. Проект буенча эшчәнлегенең беренче елында бер команданың бизнес-инкубаторда урнашуы аена 6 мең сумга төшәчәк. Яшь компанияләрнең бизнес-инкубаторда булуының максималь вакыты 3 елга исәпләнгән.
РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Игорь Щеголев белдерүенчә, бизнес-инкубатор яшь компанияләр өчен “олы тормыш юлындагы беренче этап”. “Кыска вакытта зур компанияләр булып җитешеп, продукциягез Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә дә таралсын”, - дигән теләк белдерде федераль министр. Ул ИТ- эшмәкәрләрне башка регионнар белән дә бәйләнештә торырга өндәде.ТР ПрезидентыРөстәм Миңнеханов журналистларга биргән итервьюсында яңа бизнес-инкубатор урта һәм кече эшмәкәрлекне яклау өлкәсендәге Татарстанның тагын бер уңышлы проекты булачагына ышаныч белдерде. “Барлык технопаркларыбыз, бизнес-инкубаторларыбыз эшли, бүгенге чара- тагын бер адым”, - дип азсызыклады Президент. - Бизнес-инкубаторда алдынгы яшьләр эшли, алар монда озак тоткарланмасыннар, үссеннәр. Ә без аларны күреп алып, Татарстанда кемнәр белән эш йөртергә кирәген белергә тиеш”.
Бизнес-инкубатор өчен чираттагы резидент-компанияләрне сайлап алу ИT- паркта 28 майда узачак.