Бүген РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Казандагы эшлекле визиты барышында “IT-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта урнашкан бизнес-инкубаторны карады. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
ИТ-паркның бизнес-инкубаторы югары технологияләр сферасында эшләүче кече бизнеска ярдәм итү, ИТ-проектларны, яңа эшләнмәләрне үстерүдә ярдәм итү өчен оештырылды. Ул 120 эш урынына исәпләнгән, 930 кв.метр мәйданлы, ИТ-паркның 3-нче катында урнашкан.
Игорь Шуваловка муниципаль хезмәткәр эшен бәяләүнең автоматлаштырылган моделен тәкъдим итүче “Эффективно.рф”, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту системасын эшләүче “Автодория” һәм башка резидентлар үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.
Аннан соң Татарстанда тормышка ашырылган башка ИТ-проектлар, шул исәптән, ЭТИС электрон мәйданчыгы эше белән дә, Дәүләт заказлары агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер таныштырды.
Презентация тәмамланганнан соң РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү буенча Оештыру комитеты күчмә утырышын уздырды (ИТ-парк утырышлар залы, Петербург урамы, 52).
Белешмә өчен:
“Эффективно.рф” – минималь вакыт эчендә дәүләт һәм муниципалитетлар хезмәткәрләре эшчәнлегенә комплекслы бәя бирү өчен автоматлаштырылган хезмәт. Компетенцияләр бәяләү хезмәткәр өчен шәхси үсеш программасы, төркемнәр өчен программа булдыру һәм кадрлар резервы туплау мөмкинлеге бирә. Проектның максаты – дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре эшчәнлегенең эффектын арттыру.
Бу проектка Татарстанда Яр Чаллы муниципалитеты, Яшел Үзән һәм Чүпрәле муниципаль районнары катнаша.
“Автодория” - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту системасы. Бу проектта ГЛОНАСС һәм ЭЦП системалары ярдәмендә юл кырыйларында урнашкан ике регистратор арасында узган вакытын белеп, автомобильнең тизлеген билгеләү программасы төзелә. Төп максат – автомобиль юлларында тизлек контроле булдыру.