Татарстанның кайбер шәһәрләрендә радиотелетапшыру үзәкләрендә ремонт эшләре булачак

2011 елның 16 мае, дүшәмбе

Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Лениногорскида, Шәймәрдәндә һәм Биләрдәге  радиотелетапшыру үзәкләрендә планда каралган ремонт булачак. Бу вакытта барлык техник чаралар да өзелгән була. “Татарстан Республикасы РТПЦ” РТСР филиалына караган антенна-фидер җайланмаларына ремонт Россия теле-радио тапшырулары челтәренең 2011 елга каралган графигы буенча алып барылачак:

 

Казан – 23-26 майда  сәг. 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр

Лениногорск – 20-23 июнь 8.00 -16.00

Шәймәрдән – 27-30 июнь 8.00-16.00

Биләр – 4-7 июль 8.00-16.00

Түбән Кама – 11-14 июль 8.00 -16.00

Яр Чаллы – 18 -21 июль 8.00-16.00

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International