Люксембургның “Mangrove Capital Partners” венчур фонды идарәче директоры Давид Варокье Татарстан Республикасын перспективалы һәм инвестицияләр өчен кулай регион, дип саный. Бу турыда ул бүген “ИT-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркында “Стартапларга инвестиция бирү принциплары. SKYPE һәм KupiVip компанияләре инвестицияләре тарихы” дигән ачык лекциясендә әйтте. Лекциядә “ИТ-парк” Бизнес-инкубаторы резидентлары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы йорт хуҗалыкларының 60 проценты киңтасмалы Интернет белән тәэмин ителде. 905 меңнән артык абонент – аларның 63,5 проценты физик затлар - xDsl, Ethernet, Wi-Fi һәм WiMax технологияләрен кулланып челтәргә керә. 2010 ел ахырына бу сан 779 мең иде.