Казан метросы станцияләрендә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә кабул итүче инфоматлар булачак

2011 елның 22 июне, чәршәмбе
1 июльгә  Казан метросының барлык станцияләрендә  дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә тапшыру өчен информат-терминаллар куелачак. Бүгенгә Казанда һәм башка шәһәрләрдә  шундый 50 терминал бар.  Дәүләт хезмәтләре кабул итүче органнарда, кеше күп йөри торган урыннарда урнашкан бу инфоматлар зур популярлык ала. Ай саен алар аркылы 55 меңгә якын мөрәҗәгать алына, 61,5 меңнән артык түләү уза. 
 Исегезгә төшерәбез: инфоматлар аша ЮХИДИ штрафларын, ТКХ квитанцияләрен түләп була; Бердәм дәүләт рееестрыннан һәм Дәүләт мөлкәте кадастрыннан күчемсез мөлкәт турында әзер мәгълүмат алу өчен язылырга, гариза бирергә, пошлина түләргә; яңа чит ил паспорты алу өчен документлар бирергә;салымнарны тикшерергә һәм түләргә; хезмәт пенсиясенең җыелма өлешенә взнослар кертергә була. Инфоматлар аркылы түләү акча белән яки банк карталары ярдәмендә булырга мөмкин.
 Якын арада  республикада инфоматлар саны артачак. Алар Әлмәт, Алабуга, Баулы һәм башка шәһәрләрдә, шулай ук районнарда  куелачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International