Татарстан Республикасында яшәүче гаиләләрнең 60 проценты Интернет челтәрен куллана ала

2011 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы йорт хуҗалыкларының 60 проценты киңтасмалы Интернет  белән тәэмин ителде. 905 меңнән артык абонент – аларның 63,5 проценты физик затлар - xDsl, Ethernet, Wi-Fi һәм WiMax технологияләрен кулланып    челтәргә керә. 2010 ел ахырына бу сан 779 мең иде.

GPRS/ EDGE/3G технологияле  мобиль Интернет кулланучылар саны шулай ук артты – абонентлар саны 1 175 303кә җитте. Мәсәлән, 3G-Интернетыннан 288 мең татарстанлы файдалана.

 Татарстан Республикасы элемтә операторлары челтәре буенча тапшырылган Интернет-трафик күләме якынча 7 Тб булды. Трафикның 31 проценты Казанга, 15 проценты Яр Чаллы шәһәренә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International