Балалар бакчасына Интернет аша язылу бүген электрон хезмәт күрсәтүнеңиң кирәкле төренә әверелде. Узган айда республикада мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә гариза биргән ата-аналарның 54 проценты бу эшне электрон рәвештә башкарды. Аларның 42 процентымәгариф идарәләренә бөтенләй бармады.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында – uslugi.tatar.ru - ата-аналар район мәгариф идарәсенә үзләре теләгән балалар бакчасын атап гариза биреп, чиратның ни рәвештә барганын портал аша күзәтеп тора ала. Моны гариза биргәндә беркетелгән идентификацион номер, баланың туу турындагы таныклыгы белешмәләре яисә башка документлары реквизитлары ярдәмендә эшләп була. Чиратны электрон гариза бирүче дә, мәгариф органына килеп тапшыручы да күзәтә ала.
Әгәр баланың туу турындатаныклыгы Татарстан Республикасы ЗАГС органы тарафыннан бирелгән булса һәм ата-ана ташламалы урынга дәгъва итмәсә, гариза бирүче өеннән дә чыкмыйча Интернет аша баласын чиратка куя ала.
Татарстан Республикасы мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә булган чиратны ничеккүзәтеп була?
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында –uslugi.tatar.ru – Сезнең балагызның туу турында таныклыгының мәгълүматы аша ( серия һәм номер), гариза идентификаторы (портал аша гариза биргәндә беркетелә) яки баланың башка документлары реквизитлары аша белеп була. Бу хезмәт гаризаның ни рәвешле бирелүенә карамый (электрон рәвештәме яки үзең барган очрактамы).
Чират ничек формалаша?
Системада гариза бирү датасы һәм баланың яше исәпкә алына. Баланың туган көне буенча аның агымдагы елның 1 сентябренә (балалар бакчасына кабул итү көне) яше ачыклана һәм гариза биргән көнне исәпкә алып, шул яшьтәге балалар төркемендәата-ана сайлап алган балалар бакчасына чиратка куела. Чиратка язылу датасы итеп шәхсән яки электрон рәвештә гариза бирелгән көн санала.
Әгәр портал аркылы чиратны тикшереп булмаса?
Әгәр балагызның туу турында таныклыгы сериясен һәм номерын язгач та порталда “гамәлдә юк- не существует” дип язылса, бу әле бала чираттан төшеп калган, дигән сүз түгел. Район мәгариф бүлегендә гариза биргәндә таныклык реквизитлары кертелмәгән булырга мөмкин ( аерым бер вакыткача бу гамәл юк иде), болай булса да бала барыбер чиратта тора. Мондый очракларны исәпкә алу өчен Порталда чират тикшерү битендә кара-каршы элемтә булдырылган – аны тутырып “җибәрергә” –“отправить” төймәсенә басарга кирәк. Бу мәгълүмат Сезнең район мәгариф бүлегенә барып җитә һәм Сезнең гаризагыз тулыландырыла. Шуннан соң Сез үзегезнең чиратыгызны таныклык реквизитлары аша күрә аласыз. Бу форма гаризаны үзгәртү өчен түгел, әпортал “не существует” дип күрсәткән очракта гына файдаланыла.
Ничек итеп башка балалар бакчасын сайлап яки приотритетны үзгәртеп була?
Портал аша гариза биргәндә ата-анаүзе сайлап алган балалар бакчасы исемлеген яза. Бу исемлекнебары тик шәхсән Мәгариф бүлегенә килеп кенә үзгәртеп була.
Аерым бер балалар бакчасына чиратның үзгәрүенә нинди сәбәп булырга мөмкин?
Чират түбәндәге сәбәпләр буенча үзгәрергә мөмкин:
Әгәр бу балалар бакчасына ташламалары булган бала чиратка басса (“Льготная” категориясе);
Әгәр бу балалар бакчасына икенче балалар бакчасыннан күчерү турында гариза алынса (“Переводник” категориясе);
Әгәр бу балалар бакчасы Сездән алда бирелгән гариза иясенең приоритеты булса.