Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү,
мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлыгы
Җитәкче
Гомуми белешмәләр
Телефон номерлары белешмәсе
Министрлык структурасы
Органнар һәм оешмалар
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Контакт мәгълүмат
Проектлар
Файдалы мәгълүмат
Коррупциягә каршы тору
Кадр сәясәте
Планнар һәм программалар
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Халыкара хокукый актлар
Отчет формалары
Почта элемтәсе
Телерадиотапшыру
Мәгълүмати иминлек
Элемтә һәм телекоммуникацияләр
Мәгълүмати технологияләр (мәгълүматлаштыру)
Дәүләт биремнәре
Электрон документларга кул куючы вәкилләрне билгеләүче республикакүләм реестр
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Коллегияләр
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Бушлай юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
Россия Федерациясе Роскомнадзоры һәм Татарстан Универсиада үткәрүдә үзара ярдәмләшү турында килешүгә кул куйдылар
2011 елның 17 мае, сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы һәм РФ Роскомнадзоры арасында 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрүдә үзара ярдәм итешү буенча килешү имзаланды. Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Ситников кул куйды.
ТР Хөкүмәте бинасында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков,
ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ”Татмедиа” җитәкчесе Марат Муратов катнаштылар
.
ТР Президенты белән очрашу барышында Сергей Ситников бу килүендә Казанда тагын да зуррак үзгәрешләр күрүе турында сөйләде.Яңа объектларга –Теннис академиясе, Универсиада авылына югары
бәя бирде. “ Уиверсиада авылындагы кебек шартларны минем Мәскәүдә дә күргәнем булмады”, - диде ул.
Сергей Ситниковка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада элемтә технологияләре кулланышы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бу өлкәдә республикада алга китеш зур. Элемтә сыйфатын яхшырту буенча, мәгариф өлкәсендә ИТ-мөмкинлекләрдән файдалануда күп эшләнде, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү буенча актив эш алып барыла.
“Иң якын перспектива – информацион технологияләрне үстерү”,- диде Рөстәм Миңнеханов. – Нинди генә ягын алма, тормыш информацион технологияләргә бәйле”.
Татарстан Президенты әйтүенчә, эфирлы цифрлы телевидение кертү бик мөһим. “Цифрлы телевидение авыл җирендә дә шәһәрдәге кебек яхшы сыйфатлы тапшырулар карарга мөмкинлек бирә. Бу яхшы башлангыч дип саныйбыз, һәм бу чыннан да бик мөһим”, дип азсызыклады Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты Сергей Ситниковка берничә тәкъдим ясады. Мәсәлән, Роскомнадзор җитәкчесенә республикада
иң алдынгы мобиль элемтә челтәрен кертүдә булышлык итүен сорады. “Безгә көчле информацион система кирәк Хәзергеләре безне тулаем кәнәгатьләндреә алмый. 4G безгә яңа мөмкинлекләр ачар, дип уйлыйбыз”,- диде республика башлыгы.- Операторның кем булуы безгә мөһим түгел, хезмәте генә булсын”.
Зур спорт ярышлары уздыру өчен, Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, элемтә сыйфаты бик югары дәрәҗәдә булырга тиеш, һәм бу мәсьәләдә
республика шулай ук Роскомнадзор
булышлыгына йөз тота.
Гомумән алганда, Татарстан белән Роскомнадзор арасындагы
хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә бара. “ Безнең барлык тәкъдимнәребез дә хупланып барган өчен бик зур рәхмәт”, - диде Татарстан Республикасы Президенты Сергей Ситниковка.
Сергей Ситников 4G элемтә челтәрен кертү дәвам итәчәк, шул исәптән, күптән түгел оешкан кәрәзле элемтә операторлары консорциумы кысаларында да, дип ышандырды.”Минем уйлавымча, хәрәкәт башланачак”, - диде Роскомнадзор башлыгы.
Ул шулай ук Татарстан җитәкчелегенә элемтә сыйфатын яхшыртуга багышланган айлык уздырылган өчен рәхмәтен белдерде.
Татарстан Президентына Роскомнадзор җитәкчесе бу ведомство Универсиада әзерләүдә актив катнашачак, дип белдерде.
Шул исәптән, Роскомнадзор Татарстан белән берлектә дәүләт структураларына бирелгән, ләкин законсыз рәвештә кулланылучы ешлыкларны “чистарту”
белән шөгыльләнәчәк, диде.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Ситников Татарстан Республикасы һәм
Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль хезмәт җитәкчесе арасында Казанда 2013 елада узачак Универсиадага әзерләнү һәм аны уздыруда хезмәттәшлек нигезләре турныда килешүгә кул куйдылар.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Смартфоныңда юрист: Татарстанда юридик консультацияләр өчен кушымта чыгачак
«ЮСТИ» платформасы теләсә нинди мәсьәлә буенча тиз арада юридик ярдәм алырга ярдәм итәчәк.
21
апрель, 2026 ел
Татарстанның ИТ-компанияләре кІТык программасы ярдәмендә салымнар экономияли
Татарстан Республикасында региональ программа ярдәмендә үсеп килүче компанияләр салым түләүдә экономияләргә мөмкин.
8
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар цифрлы грамоталылыкны бөтенроссия диктантында тикшерә алалар
«Цифрлы диктант»та татарстанлылар интернетта эшләү күнекмәләрен тикшерә алачаклар.
7
апрель, 2026 ел
ТР Цифрлы үсеш министрлыгының профсоюз комитеты биш еллык эшкә йомгак ясады
Министрлыкта профкомның 2020-2025 еллардагы эшенә йомгак ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз