Ямал-Ненец автономияле округы губернаторына Татарстандагы алдынгы инновацияле эшләнмәләр тәкъдим ителде

2011 елның 25 апреле, дүшәмбе

Татарстандагы медицина һәм IT-технологияләр өлкәсендәге иннвацион эшләнмәләр бүген Ямал-Ненец автономияле округы делегациясенә тәкъдим ителде. Губернатор Дмитрий Кобылкин җитәкләгән мәртәбәле делегацияне “Казан” халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев каршы алды.
Сәфәр программасында каралган беренче пункт Югары медицина технологияләре өлкәсендәге мәгариф үзәге иде. Ямал-Ненец автономияле округы делегациясен биредә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов табибларны укытуда кулланылучы алдынгы системалар белән таныштырды. Министр сүзләренә караганда, биредә кулланылучы җиһазлар ярдәмендә 3 көн эчендә табиб төрле методикалар үзләштерә ала.
Аудиторияләрнең берсендә кунаклар студентлар белән дә аралашты. Министр хәбәр итүенчә, үзәккә лекцияләр уку өчен Россиянең төрле төбәкләреннән иң яхшы белгечләр чакырыла. Айрат Фәррахов Ямал-Ненец автономияле округындагы коллегаларын бу өлкәдә хезмәттәшлеккә чакырды.
Округ губернаторы Универсиада авылында булып, биредә яшәүче студентлар белән дә аралашты. Дмитрий Кобылкинга биредә 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья студентлар уеннары презентацияләнде
.
IT-паркта исә кунакларга презентацияне технопарк директоры Динар Насыйров уздырды. Татарстанда мәгълүматлаштыруның төп юнәлешләре белән ТР Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров таныштырды.
Премьер-министр Илдар Халиков “Электрон Хөкүмәт” системасын куллану буенча үзенең шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, килештерүне таләп иткән күп кенә документлар әлеге система ярдәмендә нибары бер көн дәвамында карала. Премьер-министр кунакларның игътибарын Татарстанда электрон юл белән дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең популяр булуга юнәлтте. Аның белдерүенчә, март аенда гына да әлеге ысул белән Интернет аша 56 меңнән артык ЮХИДИ штрафлары түләнгән.
Биредә Дмитрий Кобылкинга шулай ук Татарстанда гамәлгә ашырылучы “Электрон мәгариф”, “Электрон сәламәтлек саклау”, “ГЛОНАСС+112” программалары тәкъдим ителде, инфоматларның эшләү тәртибе хакында мәгълүмат бирелде.
Шулай ук кунакларны Татарстандагы электрон сәүдә мәйданы өстенлекләре белән “ТР  дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлеге һәм регионара элемтәләр агентлыгы” генераль директоры Яков Геллер таныштырды. Ул Ямал губернаторына Татарстан мәйданын округның дәүләт һәм муниципаль заказлары һәм сатып алулары өчен кулланырга тәкъдим итте.“Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко  республиканың кече һәм урта  эшмәкәрлекне яклау өчен эшләнгән инфраструктура турында хәбәр итте. Илдар Халиков: “Хәзер Татарстанда 17 технопарк, алар арасында иң зурлары  “Мастер” Кама индустриаль паркы һәм “Химград” технополисы  эшли”, - дип искәртте. – Илдә хәзер мондый проектларга финанс кертергә теләүчеләргә проектлар җитешми”, - диде ТР Премьер-министры. dИТ-паркны карап бетергәч, Илдар Халиков Дмитрий Кобылкинга инфоматның эшләү тәртибен күрсәтте. Терминал ярдәмендә кунаклар Дәүләт күчемсез милек кадастрыннан белешмә алу өчен оператор белән бәйләнешкә керделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International