Бишенче IT@ Securuty Forum Казанда узачак

2011 елның 1 июне, чәршәмбе

Иртәгә Казанның   “Корстон” үзәгендә “IT@ Securuty Forum 2011”  исеме астында информацион технологияләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә мультивендор конференция башланачак. Форум ике көн дәвам итәчәк һәм анда дәүләт секторының, банк, телекоммуникация,  нефть һәм газ өлкәсендә эшләүче компанияләрнең 250 дән артык  вәкиле, шулай ук регуляторлар – ФСТЭК һәм Роскомнадзор вәкилләре  катнашачак.

IT@ Securuty Forum 2011 Казанда бишенче тапкыр уза. Конференциянең традицион оештыручылары – «ICL-KPO BC»  «Вычислительные системы («НПО ВС» ) компанияләре һәм аларның партнерлары.

Программада ИТ-базарның  перспектив юнәлешләренә багышланган пленар сессия уздыру, шулай ук практик сессияләр, дискуссион зоналарда төрле оешмалар өчен мәгълүмати өлкәдә тупланган тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла. Форумда шәхси мәгълүматларны, банкларның дистанцион эшен куркынычсызлау, шәхси “болытлар” булдыру һәм аларны нәтиҗәле файдалану турында сүз булачак.

Ике көн дәвамында  форумда катнашучылар 40 тан артык вендор яки регулятор вәкилләре чыгышын тыңлый алалар.

Конференциядә катнашучылар  конференциянең беничә интерактив бүлеген ( демо-зона, дискуссион панельләр, экспертлар классы,түгәрәк өстәлләр)  карый алалар. Форумның төп  партнерлары фокуслы аудиторияләр өчен  “экспертлар классы” булдырачак. “Практик куркынычсызлык” секциясендә оешманың мәгълүмати системасына реаль куркыныч янаганда саклану ысуллары күрсәтеләчәк. Зур компанияләр вәкилләре “Проектлар” секциясендә ИТ-эшләнмәләр өлкәсендәге тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Иң бәхәсле мәсьәләләр  буенча төрле компанияләрнең экспертлары Expert Talks трегында дискуссия алып барачак.

Форумда ИТ һәм ИК өлкәсендә танылган экспертлар: “Аладдин РД” генераль директоры урынбасары Алексей Сабанов,  Positive Technologies директоры Борис Симис,  Cisco компаниясе эксперты Алексей Лукацкий, “Аладдин РД” контент-куркынычсызлык юнәлеше җитәкчесе (eSafe) Владимир Бычек, Check Point консультанты Антон Разумов, AMP эксперты Анатолий Яковлев чыгыш ясар дип көтелә.

Бу мероприятиедә катнашырга дәүләт учреждениеләре һәм  зур предприятиеләрнең ИТ- директорлары чакырыла.

Төп темалар – ИТ- инфраструктура һәм информацион куркынычсызлык.   “Шәхси мәгълүматлар турында” ФЗ-152 законның үтәлешенә аерым басым ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International