Татарстан республикасында элемтә өлкәсендә сыйфатны яхшырту проблемаларын хәл итү өчен конструктив юллар эшләнгән, дип саный Калуга өлкәсе губернаторы урынбасары Максим Шерейкин

2011 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасында элемтә өлкәсендә сыйфатны яхшырту проблемаларын хәл итү өчен конструктив юллар эшләнгән. Бу турыда Казанга эшлекле визит белән килгән Калуга өлкәсенең губернатор урынбасары Максим Шерейкин Татарстанда элемтә сыйфатын күтәрү буенча уздырылган икеайлыкка йомгак ясау пресс-конференциясендә белдерү ясады.

“Проблемаларны диалог юлы белән хәл итеп булуын без Татарстан мисалында күрдек. Минем уйлавымча, без дә шул юлдан барабыз”, – диде губернатор урынбасары.

Ул элемтә сыйфатын яхшыртуда һәм шулай ук “Электрон хөкүмәт” өлкәсендәге уңай якка үзгәрешләре белән Татарстан хөкүмәте тәҗрибәсе кызыклы булуын әйтеп узды. “Мин Казанда беренче тапкыр гына түгел инде, шуңа күрә “Электрон Татарстан” программасы турында хәбәрдар идем. Ә хәзер, Россия Федерациясендәге күп регионнарындагы кебек, Калуга өлкәсе дә “Электрон хөкүмәт” программасын кертү өстендә эшли һәм мин бу проект өчен җаваплы кеше. Бу эшкә билгеләнүгә үк иң беренче “Электрон хөкүмәт”нең ничек эшләвен кая барып күрергә, дигән уй башыма килде. Билгеле, ул - Татарстан”, – дип сөйләде журналистларга Максим Шерейкин.

Аның сүзләре буенча, бу эшлекле очрашу вакытында Калуга өлкәсе делегациясе Татарстанда кулланылучы берничә конкрет эшкәртмә, мәсәлән, электрон документ әйләнеше, дәүләт хезмәтен электрон рәвешкә күчерү, call-үзәкләр оештыру, перспектив проектларны универсаль электрон карталарга кертү белән танышуны үзенә максат итеп куйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International