“Доступная среда”- “Һәркем үтеп керә алырлык мохит” программасын тормышка ашыру, аерым алганда,мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен интерактив карта булдыру мәсьәләләрен белгечләр бүген Казан ИТ-паркында тикшерде. Киңәшмәдә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Бөтенроссия һәм Татарстан буенча инвалидлар тормышына кагылышлы оешмалар вәкилләре катнашты.
Бүген ИТ-паркның Чаллы мәйданчыгында шәһәрдә Мегафон компаниясе 4G-челтәрен эшләтеп җибәрү тантанасы булды.
24 гыйнварда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары уты “җир шарын әйләнеп” легендар “Седов” баркы бортында Владивостокка килеп җитте. Шушы урыннан Универсиада утының Россия этабы башлана һәм ул 30 шәһәргә керәчәк.
Бүген Казан ИТ-паркында Белгород өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Валерий Скруг һәм аның Татарстандагы коллегасы ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев булды.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең ел йомгакларына багышланган коллегиясе утырышы узды. Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген ИТ-паркта “Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” компаниясе һәм “Татэнгергосбыт” ААҖы Казан ИТ-паркының Дата-үзәгендә мәгълүмати системалар урнаштыру хакында килешүгә кул куйды.
Югары сыйныф укучылары һәм 1-2 курс студентлары онлайн режимда программалаштыру телләрен өйрәнә алачак. Мондый мөмкинлекне Acodemy проекты –төрле телләрдә программалаштыру үзләштерергә теләүчеләр өчен Россиядә беренче виртуаль сервис бирә. Узган елның декабрь аенда булган бәйгедә бу проект Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторының турыдан-туры эшләүче резиденты статусын алган иде.
Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2013 елның 15 гыйнварыннан Яшел Үзән районында өстәмә белем бирү учреждениеләренә йөрешне автоматлаштырылган рәвештә исәпкә алу пилот проектын эшләтеп җибәрде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Волгоград өлкәсе Губернаторы Сергей Боженов Казан ИТ-паркында булды. ИТ-паркка шулай ук зур делегация килде: Волгоград өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе Максим Решетов, губернатор киңәшчеләре Сергей Захарченко һәм Мөнир Шабанов, Матбугат һәм мәгълүмат министры Ольга Дьякова, Икътисад, чит илләр белән бәйләнеш һәм инвестицияләр министры Эльвира Лагутина, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Андрей Путин һәм Дәүләт милке белән идарә итү министры Марина Леонтьева.
Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторына сайлап алу өчен заявкалар кабул итү ел әйләнәсе барачак. Бу хакта бүген “Югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” компаниясе директоры Динар Насыйров хәбәр итте.