Универсиада утын Русский утравында Игорь Шувалов һәм Рөстәм Миңнеханов каршы алачак

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

24 гыйнварда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары уты “җир шарын әйләнеп” легендар “Седов” баркы бортында Владивостокка килеп җитте. Шушы урыннан Универсиада утының Россия этабы башлана һәм ул 30 шәһәргә керәчәк.

Иртәгә иртә белән Универсиада утын махсус колбада Ерак Көнчыгыш федераль университетының Русский утравында урнашкан спорткомплексына алып киләчәкләр. Монда факел кабызу тантанасы булачак. Анда РФ Беренче вице-премьеры, Универсиада-2013 оргкомитеты рәисе Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Приморски крае Губернаторы Владимир Миклушевский, Татарстаннның дөньяга танылган спортчылары Алексей Морозов,  Екатерина Гамова, Елена Войнова катнаша.

Шулай ук тантанада Россия Федерациясе һәм Халыкара спорт оешмалары җитәкчеләре Олег Матыцин, Сергей Шелпаков, Василий Соколов, Казан мэры Илсур Метшин, Владивосток мэры Игорь Пушкарев, Ерак Көнчыгыш университеты ректоры Сергей Иванец һәм студентлар катнаша.

50 дән артык факел йөртүчеләр - Универсиада илчеләре, спортсменнар, Приморски крае волонтерлары -  факелны Русский утравын Владивосток шәһәре белән тоташтыручы күпер аркылы алып чыгачак. “Казан-2013” башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов та факел тотып берникадәр ара йөгереп узачак.

Казанда  45 мең кешелек футбол стадионы төзелеш мәйданыннан Владивосток белән элемтәгә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан студентлары, танылган спортсменнар һәм Универсиада илчеләре катнашачак. Элемтәне ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Мегафон” компаниясе белән берлектә оештыра.

Универсиада-2013 уты эстафетасы студентлар спорты тарихында иң масштаблы урын алачак. Ул бер елдан аз гына ким вакытта уза. Старт Париж Сорбоннасында башланды, монда 1923 елда иң беренче тапкыр Бөтендөнья студентлар уеннары уздырылган иде. Сорбоннадан Универсиада уты “Седов” корабле бортында Җир шарының 5 континентында булды – Касабланка, Монтевидео, Таити һәм башка  20 дән артык портта булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International