Югары сыйныф укучылары һәм 1-2 курс студентлары онлайн режимда программалаштыру телләрен өйрәнә алачак. Мондый мөмкинлекне Acodemy проекты –төрле телләрдә программалаштыру үзләштерергә теләүчеләр өчен Россиядә беренче виртуаль сервис бирә. Узган елның декабрь аенда булган бәйгедә бу проект Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторының турыдан-туры эшләүче резиденты статусын алган иде.
Проект идеясы, аның җитәкчесе Николай Никулин сүзләренчә, АКШ Интернет-технологияләре базарын өйрәнгәндә, ай ярым элек кенә туган. “Без кызыклы һәм перспективалы уку-укыту ресурслары таптык. Безнең уйлавыбызча, бу ресурс Россиядә тиз һәм динамик рәвештә җәеләчәк”, - дип сөйләде яңа эшли башлаучы ИТ-эшмәкәр.
Бүген биш кешелек команда системаның прототибын ясады, якын арада теләгән кеше интерактив диалоглар ярдәмендә 4 программа -
HTML, СSS, JavaScript һәм Python программаларын өйрәнә алачак. Беренче дәресләрне проектта катнашучы КНИТУ-КАИ укытучысы Булат Сирәҗетдинов эшли. “Аның материалына нигезләнеп, без дәрес конструкторларын эшлибез, алар ярдәмендә укытучылар безнең сервиста программалаштыру буенча үз курсларын ясый ала”, - диде Николай. Программа эшләнеп беткәч, яшь эшмәкәрләр аны берничә республика югары уку йортында тормышка ашырырга ниятли. “Хәзер “ТИСБИ” белән сөйләшүләр алып барыла, КФУ һәм КХТИ белән дә берникадәр килешүләр бар”, - дип хәбәр итте Николай.
Аның әйтүенә караганда, уку вакыты бер айдан алып бер елга кадәр сузылырга мөмкин. Бу яшь программистның белем дәрәҗәсенә һәм нинди курс сайлап алуына бәйле. Бәясенә килгәндә, сайтта түләүсез программалар да, түләүлеләре дә – аена 300-500 сум - булачак. Курслар тәмамланганнан соң, аерым укучылар проект партнер-компанияләрендә эшләү өчен сертификат алачак.
Яшь ИТ-эшмәкәрләр планында бу продуктның җыелма вариантын эшләү, Селигерда программалаштыру мәктәбе оештыру. “Май ахырына түләүле аккаунтлар санын 1 меңгә җиткезергә исәплибез, 2015 елга бу өлкәдә Россия базарының 30- процентын яулап алырга җыенабыз”,- дип азсызыклады Николай Никулин.