Белгород өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Валерий Скруг Казан ИТ-паркында булды

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында  Белгород өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Валерий Скруг һәм аның Татарстандагы коллегасы ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев булды.

Килгән кунакларга ИТ-парк директоры урынбасары Искәндәр Динисламов технопарк  концепциясе һәм аның уңышлы үсеше хакында сөйләде.Технопарк резидент-компанияләре 2012 елда 4,2 миллиард сум табыш алды, шуның 578 миллион сумы бюджетка салым рәвешендә күчте. Чагыштырсак, 2011 елда табыш 2,9 миллиард сум булды, шуның 430 миллион сумы салымга китте.

ИТ-парк  Дата-үзәгендә Искәндәр Динисламов илдә үсеш алып килүче яңа тренд – эре предприятиеләр ИТ-инфраструктураларының аутсорсингка  ышанычлы Дата-үзәкләргә күченүе хакында сөйләде. Россиядә беренчеләрдән булып, “КАМАЗ” һәм “Татэнергосбыт” компанияләре  үзләренең мәгълүмат системаларын аутсорсингка Казан ИТ-паркы Дата-Үзәгенә тапшыруын мисал итеп китерде.Шулай итеп, мәсәлән, “КАМАЗ”ның кайбер системалары продуктлылыгы күрсәткечләре 10-11 тапкыр артты, диде ул.

Белгород кунагына Бизнес-инкубаторда Product-Test проектын күрсәттеләр. Бу Россиядә беренче  киң куллану товарларын тестлау программасын эшләү проекты. Проект җитәкчесе Алмаз Әюпов сүзләренә караганда, башка илләрдә мондый хезмәтләр киң кулланыла. Проект 2013 елның язында эшләп китәчәк. Валерий Скруг Татарстандагы  мәгълүмати казанышларны югары бәяләвен әйтте  һәм  продуктларның тәмен ничек аерып була, дип кызыксынды.”Без товарларны һәм продуктларны тәм буенча түгел, ә техник документларга карап һәм лаборатор анализлар, тестлар ярдәмендә тикшерәчәкбез”, - диде Алмаз Әюпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International