Бүген ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең ел йомгакларына багышланган коллегиясе утырышы узды. Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстанда 2012 елда барлыгы 161 мең гражданлык халәте актлары теркәлде, бу 2011 ел белән чагыштырганда 1,5 процентка артык булды. Юридик яктан мөһим эшләр 380 меңнән артып киткән.Туу турында 56 мең акт язылган, 2011 елга караганда бу сан 9 процентка арткан. Ә 1999 ел - соңгы 20 ел эчендә бала туу иң аз теркәлгән ел - белән чагыштырганда үсеш 58 процентка арткан.
Роман Шәйхетдинов чыгышында ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре яңа технологияләр үзләштерүдә алдынгылардан санала, еш кына алар үзләре дә Мәгълүматлаштыру һзм элемтә министрлыгына кызыклы инициативалар белән мөрәҗәгать итә, диде.
Никах беркетү өчен вакыт һәм урын броньлаштыру хезмәтен без 2012 елда беренчеләрдән булып керттек, дип искә төшереп үтте Роман Шәйхетдинов. Башта ук бу хезмәт халык арасында популярлашып китте. 2012 елда 27 мең электрон гариза алынды ( барлык бирелгән гаризаларның 90 проценты).
2012 ел мартыннан ЗАГСка теркәү хезмәтләренең калганнарын да без электрон формага күчердек, диде министр. Хәзер ЗАГС хезмәтләре дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталында да, инфоматларда да бар.
2013 елдан никах теркәү гаризалары тулысынча электрон формага күчә. Никахлашучылар гаризаларын УЭК - универсаль карта ярдәмендә башкара ала.
2013 ел приоритеты булып почта корреспонденциясе торачак. Гражданлык хәле актлары документларын кабат сорап елына 15 мең мөрәҗәгать килә. ЗАГС органнары арасында корреспонденция 5 көн эчендә кәгазьгә басылган рәвештә йөри. Ведомство эчендә электрон корреспонденция кертелгәч, бу эш “момент эчендә” башкарыла торган була.
Шулай ук ТР ЗАГС органнары 2013 елда электрон ведомствоара багланыш-элемтәләр системасына (рус.СМЭВ) күчәргә әзер булачак. Алай да, 2015 елга кадәр, 210-нчы Федераль закон нигезендә, ЗАГС органнары документлары шәхси саклануда булырга һәм гражданнар тарафыннан шәхсән тапшырылырга тиеш.
ЗАГС органнарының СМЭВ системасына тоташуы гражданнарның документ артыннан йөрүен киметергә, документларны тиз арада юнәтергә мөмкинлек бирергә тиеш. Иң аз дигәндә дә, 100 дәүләти һәм муниципаль хезмәт ЗАГС документлары таләп итә.
Роман Шәйхетдинов ЗАГС идарәсендәге коллегаларына узган елда әһәмиятле эш башкарулары өчен рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә уңышлы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.