ИТ-паркның Яр Чаллы мәйданчыгында эшләүче резидент “Все эвакуаторы” проектын эшләде. Бу проект web-сервис форматында Россия Федерациясенең бөтен территориясендә транспорт эвакуацияләү өчен заказлар кабул итүче ачык биржа. Башта төзелгән он-лайн биржа бик тиз үсеш алган һәм популяр булып киткән. “Тукталып калмыйча, без Shturmann навигация системасына тоташтык”, - дип сөйләде яшь ИТ-эшмәкәрләр.
Бүген Россия Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы башлыгы Сергей Донской Казандагы эш визиты кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров белән берлектә ИТ-паркта булды. Кунакларны Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” директоры Динар Насыйров каршы алды.
Бүген РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча министр урынбасары Владимир Артамонов. “ГЛОНАСС+112” республика системасы белән танышты. Очрашу “ГЛОНАСС+122” системасының call-үзәкләренең берсе урнашкан ИТ-паркта узды. Владимир Артамонов Гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин озатып йөрде.
11 февральдә ИТ-паркта 2012 ел йомгаклары һәм киләсе елга куелган бурычлар темасынаТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы була.
8:30 сәг.тә башлана. Адресы: Петербургурамы, 52. gg@tatar.ru адресына языпаккредитация узуыгызны сорыйбыз.Аккредитация 8 февральдә 12:00 сәгатьтә тәмамлана.
Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ведомстовара электрон багланышлар системасын өзлексез эшләтү өчен бердәм сервис оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта сишәмбе көнне Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич үткәргән киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Бүген ИТ-паркта Малайзиянең XYBASE компаниясенә нигез салучы һәм аның бүгенге президенты Сухайми Әбү Хассанга республика ИТ-потенциалы тәкъдир ителде. Технопаркка кунакны Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов алып килде. Малайзия делегациясе составында XYBASE компаниясе директоры Лим Хва Энг һәм үсеш буенча эксперт Эрман Ваххаб бар иде.
Җәйге Универсиада дирекциясе үзенеңИТ-җиһазларын «МегаФон» компаниясерегиональ мәгълүмат эшкәртү үзәгендә (рус.ЦОД) урнаштыра башлады. Бу үзәк Уеннарның резерв үзәге (рус.РЦОД) итеп сайлап алынды, дип хәбәр итте “МегаФон”компаниясе матбугат хезмәте.
Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторының яңа резидентлары эшләгән Cafe4me ситемасы кафеларга алдан заказ биреп куярга мөмкинлек бирә. Мәктәп укучылары ясаган проект буенча өйдән яки эштән генә кафе һәм менюларны сайлап, акчасын да алдан ук түләп куеп була - килешегезгә барысы да әзер булачак.
Цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек йөзеннән, Татарстан Республикасы Радио-телевидение тапшырулары үзәге (рус.РТПЦ)Шереметьевкада урнашкан ретрансляторда яңа антенна системасы урнаштыра башлый. Шул сәбәпле, 11-16 февральдә һәм 18-19 февральдә 8.00 сәг. тән 18.00 сәг.кә кадәр телевидение программалары өзелеп торачак.
Казанда 16-20 сентябрьдә 7-нче Мәгълүмат эзләү мәктәбе ачылачак. RuSSIR- студентлар һәм яшь галимнәрне берләштерүче уникальконференция. Россия күләмендә уздырылучыбу җәйге мәктәпнең максаты – тыңлаучыларны мәгълүмат эзләүнең заманча проблемалары һәм методлары белән таныштыру, мәгълүмат эзләү проблемаларына игътибар җәлеп итү. Хәзер RuSSIR – фән, югары мәктәп һәм индустрия вәкилләренең формаль булмаган аралашу мәйданчыгы булып тора.