Бүген ИТ-паркта Малайзиянең XYBASE компаниясенә нигез салучы һәм аның бүгенге президенты Сухайми Әбү Хассанга республика ИТ-потенциалы тәкъдир ителде. Технопаркка кунакны Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов алып килде. Малайзия делегациясе составында XYBASE компаниясе директоры Лим Хва Энг һәм үсеш буенча эксперт Эрман Ваххаб бар иде.
XYBASE компаниясе эшмәкәрлеккә электрон рәвештә булышлык итүче “бер тәрәзә” принцибында эшләгән BLESS системасы хуҗасы. Әлеге система Малайзиядә бизнес һәм хакимият органнарының хезмәттәшлек мәсьәләләрендә һәм уңайлы инвестиция климаты булдыруда нәтиҗәлелеген исбат иткән.
Кыска экскурсия үткәреп, кунакны ИТ-паркның резидентлык сәясәте, региондагы ИТ-мәгариф үзенчәлекләре, Дата-үзәк эшчәнлеге белән таныштырдылар. Шулай ук Бизнес-инкубаторда яңа эшли башлаучы ИТ-эшмәкәрләр проектлары күрсәтелде. Fixfeel проекты җитәкчесе Эльдар Файзуллин кунакларга дөньяда иң хисчән социаль челтәр эшен, ә SpeakTo проекты җитәкчесе Артем Архипов Интернет челтәрендә видеоконференцияләр, онлайн-трансляцияләр һәм вебинарлар уздыру өчен кулланылучы болытлы хезмәт эшен күрсәтте.
Линар Якупов кунакларга электрон документ әйләнеше үзенчәлекләрен күрсәтте. Система 2005 елда эшләнә башлый, 2006 елда аның пилот проекты эшләтеп җибәрелә. Ә 2009 елдан башлап барлык министрлык һәм ведомстволар документларны электрон формада язып, электрон формада тапшыра башлады, дип сөйләде ул. Хәзер әлеге системада 32 мең кулланучы бар, алар көн саен якынча 7500 документ яза һәм 16 000 резолюция сала.
ИТ-паркка визит барышында Малайзиядән килгән белгечләр шулай ук дәүләт хезмәтләрен электрон формада күрсәтү алымнарын күрде. Соңрак Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер “ГЛОНАСС+112” бердәм дәүләт мәгълүмат системасы эше үзенчәлекләре белән таныштырды.
Малайзия делегациясе Казанга бер атналык эш визиты белән килде. Делегация әгъзалары Татарстанда инвестициләр белән бәйле эшчәнлекле министрлыклар һәм ведомстволарда булачак.