“Халык контроле” системасы эше белән Россия Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы башлыгы Сергей Донской танышты

2013 елның 12 феврале, сишәмбе

Бүген Россия Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы башлыгы Сергей Донской Казандагы эш визиты кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров белән берлектә ИТ-паркта булды. Кунакларны Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” директоры Динар Насыйров каршы алды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министры ИТ-паркта зур күргәзмә оештырды, анда республиканың эре компанияләре табигатьне саклау өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләрен күрсәтте. Казан шәһәренең 70–нче номерлы мәктәп укучылары экологиягә багышланган тикшеренүләре хакында сөйләде.

Сергей Донской шулай ук “Халык контроле” системасы эше белән танышты, аерым алганда, бу система законсыз оештырылган чүплекләргә каршы көрәшергә ярдәм итә. “Мой регион” компаниясе җитәкчесе Кристина Таланова сүзләренә караганда, әлеге проект 2012 елның апрелендә эшләтеп җибәрелгән. “Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр” порталында теркәлгәннән соң, республикада яшәүче һәркем үзен борчыган проблемалар хакында бу системага хәбәр итә ала. Мөрәҗәгатькә шулай ук фото яки видеофайл беркетеп тапшырырга була”,-  дип аңлатты Кристина Таланова. Һәр мөрәҗәгать теге яки бу ведомствога беркетелә, эшнең нәтиҗәсе өчен дә шул ук ведомство җавап бирә. Гражданнар язган мөрәҗәгатьләрне хуплап, республикада яшәүче башка кешеләр дә язмага кирәкле тамга куя ала. Шуннан соң ун көн эчендә,  бурыч йөкләнгән ведомство яки башка учреждение порталда теркәлгән барлык кулланучыларга  җавап яза.

Гражданнар тиешле ведомстволар эшенә билге куя ала. Бу системада иң актив эшләүче – ТР Экология министрлыгы. Декабрь ахырына “Чүплек” категориясе буенча 309 мөрәҗәгать килсә, шуларның 267 се буенча карар кабул ителгән. Гражданнар эш сыйфатын югары бәяләгән һәм министрлык эшен уңай дип тапкан (гомуми билге +1487).Татарстанда  килә торган барлык мөрәҗәгатьләргә мониторинг уздырыла, “буш язмалар” һәм вакытында җавап алмаган мөрәҗәгатьләр ТР Министрлар кабинеты киңәшмәсенә чыгарыла, диде Кристина Таланова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International