Казанда 16-20 сентябрьдә 7-нче Мәгълүмат эзләү мәктәбе ачылачак. RuSSIR- студентлар һәм яшь галимнәрне берләштерүче уникальконференция. Россия күләмендә уздырылучыбу җәйге мәктәпнең максаты – тыңлаучыларны мәгълүмат эзләүнең заманча проблемалары һәм методлары белән таныштыру, мәгълүмат эзләү проблемаларына игътибар җәлеп итү. Хәзер RuSSIR – фән, югары мәктәп һәм индустрия вәкилләренең формаль булмаган аралашу мәйданчыгы булып тора.
Мәктәптә югары курс студентлары, аспирантлар, яшь галимнәр, шулай ук мәгълүмат эзләү системаларын эшләүче белгечләр катнаша ала. “Укучылар” математика һәм информатика фәннәрен университет курслары күләмендә беләләр, мәгълүмат эзләүнең заманча таләпләре турында хәбәрдар булырлар, дип фаразлана.
Конференцияне оештыручылар: РОМИП, К(П)ФУ, ИТИС К(П)ФУ.