Җәйге Универсиада дирекциясе үзенеңИТ-җиһазларын «МегаФон» компаниясерегиональ мәгълүмат эшкәртү үзәгендә (рус.ЦОД) урнаштыра башлады. Бу үзәк Уеннарның резерв үзәге (рус.РЦОД) итеп сайлап алынды, дип хәбәр итте “МегаФон”компаниясе матбугат хезмәте.
“МегаФон” дата-үзәге ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы үткәргән тендер ашасайланды. Техник һәм бәя кую параметрлары буенча бу компания тәкъдиме иң яхшысы дип табылды.
Универсиадага хезмәт күрсәтүче җиһазларның төп блогы ИТ-парк Дата-үзәгендә тора, ул TIER III стандартына сертификация алды. Бу ИТ-инфраструктураның барлык компонентлары да резервланган дигән сүз. Алай да, үткәреләчәк чараның мөһимлеген истә тотып, катастрофаларга каршы тора алырлык җиһазларны төп мәйданчыктан читтәурнаштыру хакында карар кабаул ителде.Тиешле параметрларга Казандагы “МегаФон” үзәге туры килә дип табылды.
Ул саклык чаралары һәм ышанычлыгы буенчазаман таләпләренә тулысынча туры килә. Беренче чиратта монда барлык коммуникацияләр (электр белән тәэмин итү, оптоволокно линияләре, суыту системасы) резервланган. Мәсәлән, ике төрле мөстәкыйльчыганактан электр белән тәэмин итүсистемасы бар, шулай ук дизель-генератор җайланмасы һәм аккумуляторлы батареялар комплексы бар. Бөтен шәһәрдә электр энергиясе беткән очракта да, бу үзәк автоном рәвештә 25 сәгатьтән дә ким эшләргә тиеш түгел.
Моннан тыш дата-үзәк яхшы сыйфатлы ИТ-җиһазлар белән тәэмин ителгән. Ул IP/MPLSмәгълүматларын 10 Гбит/с тизлеге беләнтапшыра һәм 40 Гбит/с ка хәтле киңәйтү мөмкинлеген бирә. Шулай итеп клиент үз җиһазына ерактан торып тиз генә тоташа ала. “МегаФон” үзәгеннән файдалану Универсиада көннәрендә мәгълүмати һәм куркынычсызлык саклау системаларының өзлексез эшен тәэмин итә, диде компаниянең “Универсиада” проекты җитәкчесе Сергей Обыденников.