Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторының яңа резидентлары эшләгән Cafe4me ситемасы кафеларга алдан заказ биреп куярга мөмкинлек бирә. Мәктәп укучылары ясаган проект буенча өйдән яки эштән генә кафе һәм менюларны сайлап, акчасын да алдан ук түләп куеп була - килешегезгә барысы да әзер булачак.
Cafe4me башта республикада уздырылган “IT-JUMP»проекты кысаларында эшләнеп килде, бу проектның максаты - мәктәп укучыларын веб-технологияләр белән таныштыру һәм проектлар эшләтә башлауиде.”Безнең команда хәзер алмашты. Без Твиттер сымак социаль челтәрдән башладык, соңрак шушы проект башыбызга килде”, - дип сөйли проект җитәкчесе Альбина Әлмөхәммәтова.
Альбинаның сүзләренә караганда, мондый проектлар-orderahead һәм mypreorder - Канадада һәмАвстралиядә эшли. Беренче проектка ел ярым эчендә 450 кафе тоташкан, икенчесенә – 16. “Аерымлыкшунда ки, Канада системасын башта ук репутациясезур булган, акчалы кеше эшләтеп җибәргән. Ә Австралиядә исә “гараждан чыккан” яшьләр башлаган. Алай да австралиялеләр шул ук ел ярым эчендә 10 мең заказ оештырган. Бу аз түгел”, - диде ул.
Хәзер бу проект актив эшләнә. “Әлегә без бер кафе белән килештек. Алга таба илебездәге башка кафе һәм пиццерияләр белән хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез”, - диде проект җитәкчесе.
Яшьләрнең планнарында системаның бета-версиясен эшләтеп җибәрү теләге дә бар. “Ел ахырына бәлки бу системаны Яр Чаллы, Самара, хәтта Мәскәүдә дә эшләтә башларбыз”, - дип хәбәр итте Альбина.