Канаданың РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джон Слоан бүген Татарстанның ИТ-мөмкинлекләре һәм Иннополис шәһәре проекты белән танышты. Джон Слоан ИТ-паркка вәкаләтле министр, коммерция һәм икътисад эшләре буенча киңәшче Андреас Р.Вайхерт белән бергә килде.
РФ Беренче вице-премьеры Игорь Шувалов юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында Россия регионнарында “Автодория” фотофиксация системасын кертү мәсьәләсен карарга кушты, дип язылган РФ Хөкүмәте сайтында урнашкан пресс-релизда.
ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Казандагы ИТ-лицей укучылары белән очрашты.Әлеге чарада Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркы директоры Динар Насыйров һәм Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторы башлыгы Ярослав Швецов катнашты.
Җомга көн, 2013 елның 22 февралендә 10:00 сәгтә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада авылында мөһим инфраструктура объекты – 420010 номерлы почта бүлеге ачу тантанасы булачак.
Агымдагы елның 1 нче мартында, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы старт ала. Бүген аның үзенчәлекләре, максаты турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары –Мәгълүматлашытру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов сөйләде.
Бүген ИТ-паркта Универсиада 2013 өчен мәгълүмати-коммуникация һәм телекоммуникация инфраструктурасы төзүне координацияләүче ведомствоара эшче төркемнең икенче утырышы булды.
Р Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективы Сезне юбилеегыз белән котлый! Без Сезнең мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенә тугры булуыгызны югары бәялибез! Оста, ярдәмчел һәм аралашучан булуыгыз Сезгә телекоммуникацион проектларны тормышка ашыруда һәр вакыттагыча ярдәм итсен, дип чын күңелдән телибез.
2013 ел январенда Татарстанда кәрәзле элемтә сыйфатына шикаятьләр узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр артты. Гражданнарны барыннан да бигрәк республика районнарында, Казан метросында кәрәзле элемтәгә, мобиль Интернетка тоташып булмау борчый.
“МегаФон” Ачык Акционерлар Җәмгыятенең Татарстандагы 10 еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында бүген компаниянең Идел буе филиалы директоры Александр Григорьев, Татарстан буенча бүлеге башлыгы Максим Нечеухин һәм “Универсиада 2013” проекты җитәкчесе Сергей Обыденников сөйләде.
Бүген РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан ИТ-паркында булды. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып йөрде һәм аларга технопарк төзү тарихы, Казан һәм Яр Чаллы мәйданчыклары эше, ИТ-белгечләр әзерләү үзенчәлекләре һәм технопаркның резидентлар сайлау вәзгыяте хакында сөйләде. Валентина Матвиенко Казанда соңгы тапкыр 100-еллыкка килгән, ИТ-паркта булганы юк икән.