РФ Беренче вице-премьеры Игорь Шувалов юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында Россия регионнарында “Автодория” фотофиксация системасын кертү мәсьәләсен карарга кушты, дип язылган РФ Хөкүмәте сайтында урнашкан пресс-релизда.
Игорь Шувалов “Автодория” системасын кертүне законлаштырырга,тик аны куллану-кулланмау РФ субъектлары карамагында булырга тиеш, ә Татарстанда “Автодория” пилот проекты 2013 елның мартыннан эшли башлаячак, диде.
“Автодория” – ике регистратор арасында транспорт берәмлекләренең йөрү тизлеген үлчәү өчен ясалган аппаратлы-программалы комплекс.
Системаны ясаучы “Автодория” компаниясе – Казандагы ИТ һәм интернет- проектларны финанслаучы Startobaza компаниясенең портфельле өлеше. СПАРК-Интерфакс мәгълүматларына караганда, ”Автодория” нең 69 % “Центр-Сервис” ЯЯҖ ына карый, җитәкчесе Асия Монасыпова. Автодориянең калган 40% - “Стартобаза” ЧҖОга карый.
“Бу проект Россия юлларында юл хәрәкәте режимын тулысынча үзгәртә алырлык система. “Автодория” ярдәмендә без машина йөртүчеләрне юлда тизлек сакларга өйрәтеп, аварияләр процентын киметергә тиеш”,- диде “Стратобаза”ның идарәче партнёры Светлана Никифорова TatCenter.ru га 2011 елда биргән интервьюсында.
Регистраторлар автомобильнең дәүләт номерын танып белә һәм ГЛОНАСС приемнигы ярдәмендә вакытын һәм урынын терки. Алынган мәгълүматка электрон-цифрлы имза куела (ЭЦП) һәм кәрәзле телефон яки чыбыклы элемтә каналлары аша бердәм исәпләү үзәгенә тапшырыла. Мондый приборлар сервисы юлларда 500 метрдан алып 10 километрга хәтле ара калдырып урнаштырыла. Регистраторлар пары контроль зонасы булдыра, шул зонада автомобильләрнең тизлеге билгеләнә.
Шулай итеп, “Автодория” системасы озын юлларда хәрәкәт тизлеген саклауны контрольдә тота ала һәм бу машина йөртүчеләрне тәртипкә сала, ди компания.