XXVII бөтендөнья җәйге Универсиада авылында почта бүлеге ачылды

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Җомга көн, 2013 елның 22 февралендә 10:00 сәг.тә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада авылында мөһим инфраструктура объекты – 420010 номерлы почта бүлеге ачу тантанасы булачак.

Универсиада авылындагы почта бүлеге студентлар өчен дә зур бүләк булачак. Тантанада ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Яшьләр эше буенча министр Рәфис Борһанов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, “Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецова  һәм башка рәсми затлар катнашачак.

Яңа почта бүлегенең адресы: Казан шәһәре, Универсиада авылы, 11/А.|

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International