“МегаФон” Ачык Акционерлар Җәмгыятенең Татарстандагы 10 еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында бүген компаниянең Идел буе филиалы директоры Александр Григорьев, Татарстан буенча бүлеге башлыгы Максим Нечеухин һәм “Универсиада 2013” проекты җитәкчесе Сергей Обыденников сөйләде. “Компания Татарстанда 10 ел эшли. “МегаФон” кебек уңышлы эшләүче инновацион компания өчен бу уңышлы тарих”, - диде пресс-конференция ачылышында Максим Нечеухин.
Александр Григорьев компания эшчәнлегенә йомгак ясады. “10 ел эчендә “МегаФон” челтәр үсешенә 6 млрд.сум инвестиция салды, республика бюджетына 1,3 млрд.сум салым түләде. Бүген компаниянең 1600 базасы, 3700 км җепсел-оптика элемтә линиясе бар. Элемтә һәм 2G стандартлы мобиль Интернетны Татарстанда яшәүчеләрнең 95%, 3G – 85% куллана ала”, - диде ул.
2012 елда Казанда һәм Яр Чаллыда дүртенче буын 4G челтәре эшли башлады, аны бүген берничә мең татарстанлы куллана. Хәзер “МегаФон”да 1,5 миллион абонент исәпләнә. “Бу безнең эшнең төп нәтиҗәсе”, - диде Александр Григорьев. Директор чыгышында шулай ук компаниянең Татарстан хөкүмәте белән күптән хезмәттәшлек итүенә басым ясады.
Мәсәлән, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә компания 100 мең балага мәктәптә туклану өчен түләү карталарына интернет бирде. “Электрон көндәлек” проекты кысаларында мәктәп укучыларының ата-анасы өлгереш хакында SMS-хәбәрләр алып тора. Транспорт мониторлау һәм 260 ашыгыч ярдәм машиналары белән оператив элемтә тоту өчен “МегаФон” “ГЛОНАСС+112” системасын SIM-карталы трекерлар белән тәэмин итте.
“МегаФон” шулай ук операторлар арасында беренче булып бердәм “112”номерына шалтыратучыларның геокоординатларын билгеләүче функционал бирде.