Бүген РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан ИТ-паркында булды. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып йөрде һәм аларга технопарк төзү тарихы, Казан һәм Яр Чаллы мәйданчыклары эше, ИТ-белгечләр әзерләү үзенчәлекләре һәм технопаркның резидентлар сайлау вәзгыяте хакында сөйләде. Валентина Матвиенко Казанда соңгы тапкыр 100-еллыкка килгән, ИТ-паркта булганы юк икән.
Казан технопаркы үзәге - Бизнес-инкубаторда кунак әле яңа эшли башлаучы ИТ-белгечләр проекты - “Автодория” белән танышты. Башта бу проект транспорт берәмлекләренең тизлеген билгеләү өчен эшләнгән комплекс буларак уйланылган, әмма соңрак проект киңәйтелгән. Ул хәзер тизлекне генә түгел, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне дә контрольдә тота алачак. Система юлдагы “бөкеләр”, хокук бозу очраклары хакында да мәгълүмат бирә ала.
Валентина Матвиенкога Роман Шәйхетдинов электрон дәүләт хезмәтләре хакында сөйләде. Бүген Татарстанда киң тасмалы интернет 70% ка үтеп керде, зур шәһәрләрдә бу сан 85 % ка җитә. Шуңа күрә Татарстанда яшәүчеләр 138 төрле хезмәтне дәүләт хезмәтләре порталы, инфоматлар, мобиль кушымталар аша электрон формада куллана ала. Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, 2012 елда бу төр хезмәттән татарстанлылар якынча 16 миллион тапкыр файдаланган.
“ИТ-парк – киләчәккә атлаучы инфраструктура”, - диде Валентина Матвиенко проектлар белән танышып чыкканнан соң һәм Дан диварына “Сез иң яхшылар” дип язып куйды.
Шул ук көнне Валентина Матвиенко студентлар белән очрашты. Очрашуда шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, ТР студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов катнашты. Яшьләр кунакның эшкә урнашу, мәгариф, волонтерлар эше хакындагы законнарга мөнәсәбәте белән кызыксынды.