2013 елның январь аенда кәрәзле элемтә сыйфатына шикаятьләр артты

2013 елның 15 феврале, җомга

2013 ел январенда  Татарстанда кәрәзле элемтә сыйфатына шикаятьләр узган ел белән чагыштырганда  ике тапкыр артты. Гражданнарны барыннан да бигрәк республика районнарында, Казан метросында  кәрәзле элемтәгә, мобиль Интернетка тоташып булмау  борчый. Мондый нәтиҗәләр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының элемтә сыйфаты буенча комиссиясе утырышында әйтелде.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры беренче урынбасары Юрий Багров кәрәзле элемтә, Интернетка тоташу, чыбыклы Интернет, телерадиотапшырулар сыйфаты буенча элеккечә үк проблемалар бар, дип искәртте.

Жалобалар буенча икенче урында, узган елдагы кебек үк, чыбыклы Интернет сыйфаты кала. Гражданнарны республиканың  кайбер торак пунктларында бу хезмәтнең булмавы, шулай ук Килешүдә каралган тизлекләр бирелмәве борчый.

Телерадиотапшырулар сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгатьләр, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, быел январь аенда 1,5 тапкыр кимегән. Башлыча, гражданнар цифрлы телевидение хезмәтенең начар сыйфатлы булуына зарлана.

Почта һәм чыбыклы элемтә сыйфатына килгән претензияләр январь аенда узган елдагы кебек үк булган. Почта элемтәсе буенча почта бүлекләрендәге хезмәт күрсәтүгә бәйле шикаятьләр күп. “Элемтә хезмәте күрсәтүче операторлар эше министрлыкның даими контролендә тора”, - диде Юрий Багров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International