Канаданың РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джон Слоан Иннополис эше белән танышты

2013 елның 25 феврале, дүшәмбе

Канаданың РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джон Слоан бүген Татарстанның ИТ-мөмкинлекләре һәм Иннополис шәһәре проекты белән танышты. Джон Слоан ИТ-паркка вәкаләтле министр, коммерция һәм икътисад эшләре буенча киңәшче Андреас Р.Вайхерт белән бергә килде.

Кунакларны югары технологияләр өлкәсендә эшләүче ИТ-парк технопаркы директоры Динар Насыйров каршы алды һәм аларны технопарк инфраструктурасы, резидентлык вәзгыяте, ИТ-белгечләр әзерләү этаплары белән таныштырды.

Бизнес-инкубатордагы экскурсия вакытында Джон Слоанга яңа эшли башлаган ИТ-эшмәкәрләрнең проектлары тәкъдир ителде. Илья Горенбург Tweetbucket, твитлар анализлау системасы хакында сөйләде, Андрей Матвеев онлайн комикслар ясарга өйрәтүче “Марабака” проектын күрсәтте. Кунаклар шулай ук гражданнарга дәүләт хезмәтләрен электрон формада бирү һәм электрон документ әйләнеше спецификасы белән танышты.

 “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” компаниясе генераль директоры урынбасары Антон Грачев Иннополис ИТ-шәһәре проекты белән таныштырды. Аның сүзләренчә, Иннополис Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, ИТ-өлкә үсешенә яңа импульс бирәчәк. “Бүген информацион технологияләр һәм элемтә өлкәсе ВРП ның 3,5 5 тәшкил итә, безнең бурыч – бу санны чит илләр дәрәҗәсенә – 7-10 % ка күтәрү”, - диде ул.

Джон Слоан Иннополис һәм Сколково хезмәттәшлеге белән кызыксынды. Антон Грачев алар бер-берсенә конкурент түгел: Сколково күбрәк фундаменталь фәннәргә юнәлгән, ә Иннополис ИТ-өлкә үсешенә, диде. 

Визит ахырында Джон Слоан Бизнес-инкубаторның импровизацияләнгән Дан диварында болай дип язып калдырды: «Congratulations. Lots of impressive ideas at work».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International