Бүген ИТ-паркта Универсиада 2013 өчен мәгълүмати-коммуникация һәм телекоммуникация инфраструктурасы төзүне координацияләүче ведомствоара эшче төркемнең икенче утырышы булды.
Утырышта РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Денис Свердлов, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов, “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” компаниясе генераль директоры Алмаз Вәлиуллин, Универсиада башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Дмитрий Михайлов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Алмаз Вәлиуллин кыскача ИКТ-инфраструктураларның Уеннарга әзерлеге хакында сөйләде. Уеннар белән идарә итү системасы 2012 елның августа аенда тест режимында эшләтеп җибәрелде, дип искә төшереп узды ул. Март аенда система эксплуатациягә тапшырылачак.Уеннарга аккредитация башланды: катнашучы илләрдән заявкалар кабул ителде, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре теркәлә, марта аенда дәүләт хезмәткәрләрен теркәү башланачак. Барлыгы MasterCard PayPass чипына бәйләнгән 120 мең бейдж бирелер дип көтелә. “Аккредитация системасының тәүлек буе эшләве бик мөһим”, - дип азсызыклады Алмаз Вәлиуллин.
Уеннарны мәгълүмати яктан тәэмин итү портал аша, контакт-үзәк һәм инфоматлар аша бара. Портал һәм контакт-үзәк эшли башлады, мартта Универсиада объектларында 169 инфомат куелачак. Алар ярдәмендә Универсиада турында мәгълүмат алып торырга, шулай ук электрон рәвештә дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне башкарып булачак.Оператив гадәттән тыш хәлләр хезмәтләрен координацияләү ике система аша – “ГЛОНАСС+112” һәм уеннар белән идарә итү өчен ясалган Команда үзәге аша булачак. 2012 ел январеннан бу системага оператив хезмәтләрнең 1368 автомобиле тоташкан булса, быел тагын 1360 транспорт берәмлеге тоташачак.
ИТ-паркка визиты кысаларында Денис Свердловк шулай ук Татарстанда электрон хезмәтләр күрсәтү системасы һәм икенче буын инфоматлар эше белән танышты.