ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ИТ-лицей укучыларына Иннополис хакында сөйләде

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Казандагы ИТ-лицей укучылары белән очрашты.Әлеге чарада Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркы директоры Динар Насыйров һәм Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторы башлыгы Ярослав Швецов катнашты.

Роман Шәйхетдинов мондый очрашулар еш булачагын искәртте. “Без сезгә ИТ-паркта реализацияләнә торган  яңа проектлар хакында, сезнең алда ачылган яңа мөмкинлекләр хакында сөйләп торырга телибез”, - дип азсызыклады ул.

Министр сүзләренә караганда,  укучылар хәзер үк профессияләре хакында уйланырга, максат куярга тиеш. “Мәҗбүри рәвештә төгәл фәннәргә, инглиз теленә басым ясарга кирәк”, - диде Роман Шәйхетдинов.- Һәр яклап  алга киткән шәхес булыр өчен башка компетенцияләрне дә үстерергә кирәк”.

Очрашуда Премьер-министр урынбасары  укучыларга Казаннан 35 километр ераклыкта урнашачак  ИТ-шәһәр хакында сөйләде.”Бу проектны тормышка ашыру өчен Татарстанның иң матур һәм экологик чиста почмагын сайладык. Шәһәрнең территориясе -1200 гектар. Анда яшь ИТ-белгечләр кирәк булачак. Проектның төп максаты – ил экономикасын диверсификацияләү, ИТ- өлкәнең өлешен артыру. Иң мөһиме -  кешелекнең иң беренче ихтыяҗы -  үз-үзеңне үстерү хакында истән чыгрмаска кирәк”, -диде Роман Шәйхетдинов.

Ул шулай ук “ИТ-чемпион” конкурсы шартлары хакында сөйләде. “Татарстанда 1 мартта старт алачак бу конкурста барыгыз да катнаша аласыз”, - диде ул.

Россия һәм чит ил югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге, Интернет-технологияләр үсеше үзенчәлекләре, актив лицеист булуның  өстенлекләре хакында Динар Насыйров сөйләде. “Үз-үзеңне чикләргә кирәкми. Ышансаң, Айга да очарга була!”,- диде ул.

Ярослав Швецов укучыларны Бизнес-инкубатор һәм стартаплар эше белән таныштырды. Яшь эшмәкәрләр дә үз проектлары хакында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International