17 февральдә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры беренче урынбасары Юрий Багровка 50 яшь тула!

2013 елның 17 феврале, якшәмбе

Хөрмәтле Юрий Никоралевич!

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективы Сезне юбилеегыз белән котлый! Без Сезнең мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенә тугры булуыгызны югары бәялибез! Оста, ярдәмчел һәм аралашучан булуыгыз Сезгә телекоммуникацион проектларны тормышка ашыруда һәр вакыттагыча ярдәм итсен, дип чын күңелдән телибез.  Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс тормыш  энергиясе телибез!



Министрлык котлауларына шулай ук Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе компанияләре җитәкчеләре кушыла:

 “Россия почтасы” филиалы –“Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецова:

Хөрмәтле Юрий Николаевич!

Татарстан Республикасы почта элемтәсе хезмәткәрләре исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз белән котлыйм! Сезнең фидакарь, оптимист, эшкә бирелгән кеше булуыгыз зур хөрмәт уята. Эшегездә зур уңышларга ирешергә, дусларыгызның һәм партнерларыгызның хөрмәтен һәм рәхмәтен казанырга Сезгә талантлы, оста, максатчан булуыгыз ярдәм итте.

Тормышыгыз, уңышларыгыз эшкә бирелгәнлек үрнәге. Сезгә нык сәламәтлек һәм яңа кызыклы эшләр, талантлы чаралар һәм илһам телибез. Тормышыгызда якты һәм шатлыклы көннәр күп булсын, һәр нәрсәдә Сезгә уңышлар юлдаш булсын!

Йортыгызга тынычлык һәм ямь, үзегезгә һәм гаиләгезгә сәламәтлек һәм бәхет телибез!

Ростелеком” компаниясенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Максим Горностаев:

 “Ростелеком” компаниясе һәм үз исемемнән Сезне юбилеегыз - 50- яшьлек туган көнегез белән тәбрик итәм.

Сез бай һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсенә ия кеше. Сезнең телекоммуникацияләр өлкәсендәге хезмәтегез бәяләп бетергесез. Мин Сезгә озак еллар дәвамында бергә хезмәт итү, мөһим мәсьәләләрне чишүдәге хезмәттәшлек  өчен рәхмәтле. Сезнең шәхсән хезмәтегез аркасында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының “Ростелеком”, “ТЕЛЕСЕТ”, “ТНПКО”  кебек компанияләр  белән партнерлык барлыкка килде һәм ул җәелә бара.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, барлык планнарыгызның да  тормышка ашуын телим.

 “Таттелеком” компаниясе генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин:

Хөрмәтле Юрий Николаевич!

“Таттелеком” компаниясе коллективы Сезне 50-яшьлек юбилеегыз белән котлый! Элемтә һәм телекоммуникацион хезмәтләр күрсәтүче компания исеменнән Сезнең юбилеегыз уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез. Бу бәйрәм якыннарыгыз, дусларыгыз һәм фикердәшләрегез янәшәсендә узсын. Сезгә безнең оешма белән озак еллар буена  уңышлы хезмәттәшлек итүегез өчен рәхмәт. Нык сәламәтлек һәм эшегездә зур уңышлар телибез!

 “МегаФон” компаниясенең Идел буе филиалы Татарстан Республикасы региональ бүлеге директоры Максим Нечеухин:

Хөрмәтле Юрий Николаевич!

Сезне 50- яшьлек юбилеегыз белән котларга мин бик шат. Сез оптимист, профессионал һәм дипломат - бу сыйфатларыгыз белән таң калдырасыз. Минем өчен Сез – телекоммуникацион базарны оештыручы бер буын, динамик рәвештә һәм тиз үсеш үрнәге.

Яшәү куәтегез, энергиягез саклансын һәм артып торсын.Исәнлек-саулык, бәхет һәм уңышлар телим.

“МТС” компаниясе Татарстан филиалы директоры, “ТВТ” компаниясе генераль директоры Марат Шакиров:

“МТС” командасыннан һәм шәхсән үземнән сезне чын йөрәктән туган көнегез белән котлыйм! Күп еллар дәвамында барлык телекоммуникацион компанияләр, шул исәптән, МТС белән дә уңышлы хезмәттәшлек итүегез өчен Сезгә зур рәхмәт. Ышанам, безнең уртак  эшебез һәм Сезнең югары    профессиональ осталыгыгыз Татарстанда алдынгы технологияләр һәм инновацияләр җәелдерүгә зур өлеш  кертте.

Уй-фикерләрегездә азартлык, эшләрегездә салкын акыл,  йөрәгегездә олы мәхәббәт һәм зур оптимистлык хисләре саклануын телим. Юрий Николаевич, киләчәккә туры карагыз, грандиоз планнар корыгыз һәм тормышка ашырыгыз, бүгенге көн башлангыч кына!

Мәктәп укчылары өчен “C#  ка программалаштыру” махсус сменасы булачак

18.02.2013

2013 ел 25 февральдән 2 мартка кадәр “Байтик” лагеренда (Крутушка бистәсе) укучылар  өчен “C#  ка программалаштыру” махсус сменасы булачак. Бу смена  ИТ-парк ярдәме белән республика «IT-JUMP» проекты кысаларында оештырыла.

Чараны оештыручылар:  ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ИТ-парк, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф өлкәсендә мәгълүмати технологияләр үзәге”.

Сменаның программасы:

Microsoft Visual Studio тирәлегендә C# телендә программалаштыру, мәгълүмат саклау өлкәсендә мастер-класслар, проектлар дизайны һәм методикасы, команда белән эшләү һәм проектлар  яклау буенча тренинглар,проектлар ясау һәм проектлар конкурслары.

ИТ-технологияләр белән кызыксынучы, берәр төрле программалаштыру теле белән шөгыльләнүче (Pascal, C һ.б.) һәм проектлар эшләү буенча һөнәри осталыкка өйрәнергә теләүче мәктәп укучылары чакырыла. Эш  ике – биш кешелек төркемнәрдә алып барыла.

Дәресләрне “ТИСБИ”, КФУ ИТИС һәм КФУ ВМК, ICL КПО ВС экспертлары, ИТ–парк хезмәткәрләре алып барачак..

Заявкаларcentrito_baitik@mail.ruадресына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (84365) 75 5 03 Лилия Лаззатовна Гаязова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International