Бүген РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча министр урынбасары Владимир Артмамонов “ГЛОНАСС+112” республика системасы белән танышты. Очрашу “ГЛОНАСС+122” системасының call-үзәкләренең берсе урнашкан ИТ-паркта узды. Владимир Артамоновны Гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин озатып йөрде.
Исегезгә төшерик, 2012 елда Татарстанда- Казанда һәм Яр Чаллыда- 60 оператор эшләрлек ике call-үзәк оештырылды. Көн саен “112” бердәм номерына Татарстанда 2 меңгә якын шалтырату килә, шуларның һәр бишенчесе ике яки аннан да күбрәк хезмәткә кагыла. Операторлар “112” номерына шалтыратулар кабул итә, шуннан соң бердәм мәрәҗәгать картасы тутыра һәм оператив рәвештә эшләр өчен мәгълүматны полициягә, ашыгыч ярдәмгә, янгын һәм газ хезмәтләренә тапшыра.
2013 елда “112” номерына шалтыратучы абонентларның геокоординатларын билгеләүче функционал эксплуатациягә тапшырылачак. “112” номерына шулай ук SMS-хәбәрләр дә кабул ителәчәк.