ИТ-паркның Яр Чаллы мәйданчыгында эшләүче резидент “Все эвакуаторы” проектын эшләде. Бу проект web-сервис форматында Россия Федерациясенең бөтен территориясендә транспорт эвакуацияләү өчен заказлар кабул итүче ачык биржа. Башта төзелгән он-лайн биржа бик тиз үсеш алган һәм популяр булып киткән. “Тукталып калмыйча, без Shturmann навигация системасына тоташтык”, - дип сөйләде яшь ИТ-эшмәкәрләр.
Хәзер, юлда кичекмәстән килеп чыккан ситуациядә, Shturmann Android-навигациясендәге кулланучылар кушымта аша эвакуатор чакыра ала. Диспетчер хәбәр бирүче кешенең кайда булуын ачыклый ала. Юл кыскара, бигрәк тә кеше таныш булмаган юлда калган очракта бу бик мөһим, ди стартаперлар.
Эвакуатор сайлау биржа принцибында бара: сервис региондагы эвакуаторларга мәгълүмат тарата һәм иң кулай заказ үтәүчене билгели. Хәзер базада 1500 эвакуатор теркәлгән. “Эвакуатор чакыру” хезмәте Россиянең бөтен территориясендә эшли. Белешмә эзләп вакыт үткәргәнче, бу системада эвакуаторга берничә секунд эчендә заказ биреп була. Проект тагын да катлауланачак, эшмәкәрләр дөнья базарына чыгарга атлыгып торалар.