Дәүләт хезмәтләре сыйфатын яхшырту өчен СМЭВ сервис үзәге һәм кайбер федераль норматив актларны үзгәртү кирәк

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ведомстовара электрон багланышлар системасын өзлексез эшләтү өчен бердәм сервис оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта сишәмбе көнне Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич үткәргән киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Роман Шәйхетдинов региональ һәм федераль хакимият органнары арасында электрон багланышлар системасы  (СМЭВ рус. аббр.) эшендәге проблемалар хакында сөйләде. Мәсәлән, кайбер федераль хакимият органнары, кәгазьгә басылган рәсми хат таләп итеп, мәгълүмат алуны катлауландыра. Ә Эчке эшләр министрлыгы хезмәтенә регинональ система узган елның июль аеннан бирле керә алмый.  

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда барлык дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары СМЭВ ка тоташкан, монда 3 мең хезмәткәр эшли. 2013 елның февраль аена бу системага 120 мең мөрәҗәгать килгән. Региональ системаларны федераль хакимият органнарына тоташтыру бара. Татарстан бүген ведомствоара системада утыз мәгълүматның  унтугызын гына ала – Росреестр, Федераль салым хезмәте, Роспотребнадзор, Роснедр, ФКСН, Федераль миграция хезмәте, Пенсия фонды һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Министр РФ Хөкүмәтенә дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә региональ порталларны куллану мөмкинлеген чикләүгә кагылышлы  норматив актларны төзәтергә кирәк дип мөрәҗәгать итте. 

Шулай ук Роман Шәйхетдинов РФ Хөкүмәтеннән иң кирәкле хезмәтләрнең исемлеген булдырырга һәм шул исемлек нигезендә  хезмәтләрне электрон формага күчерү тәртибен җайга салырга сорады.

Татарстан буенча статистика 201-2012 елларда барлык мөрәҗәгатьләрнең 90 проценты 70 төр хезмәтнең  ундүртенә туры килгән, дип яза. Шулай итеп, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кәнәгатьләндерү өчен электрон формага хезмәтләрнең 20 процентын күчерү дә җитә, диде Роман Шәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International