Бүген ИТ-паркта “Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” компаниясе һәм “Татэнгергосбыт” ААҖы Казан ИТ-паркының Дата-үзәгендә мәгълүмати системалар урнаштыру хакында килешүгә кул куйды
Бу чарада ИТ-парк директоры Динар Насыйров, аның урынбасары Искәндәр Динисламов, “Татэнергосбыт” ААҖы директоры Рифнур Сөләйманов һәм ИТ буенча директор урынбасары Рамил Хуҗин катнашты.
“Татэнергосбыт” ААҖы, Татарстандагы берничә эре предприятиеләр рәтендә, үз информацион системасының 80 процентын ИТ-парк Дата-үзәгенә тапшырачак.
“ИТ-парк” директоры Динар Насыйров:” Бүген Россиядә һәм дөньяда яңа тенденция барлыкка килде - предприятиеләрнең исәпләп чыгару көчләрен аутсорсингка чит дата-үзәкләргә тапшыру. Чынлыкта, “КАМАЗ” ААҖы мәгълүмат системаларын безнең дата-үзәккә бирү Россия күләмендә беренче тәҗрибә булды, аңа кадәр безнең илдә мондый эш башкарылмаган иде. Шулай итеп зур сәнагать предприятиесе ИТ-инфраструктурага китә торган чыгымнарын 40 процентка – 57 миллион сумга киметте. Алай гына да түгел, системаның җитештерүчәнлеген һәм ышанычлылыгын арттырды. Аерым алганда, “КАМАЗ”ның кайбер системалары җитештерүчәнлеге күрсәткечләре 10-11 тапкыр артты.
«Татэнергосбыт» компаниясенең ИТ эшләр буенча директор урынбасары Рамил Хуҗин: ” Электроэнергия сату кебек күләмле эштә дөрес һәм төгәл чишелеш табу таләп ителә, шул исәптән мәгълүмати ситемалар һәм ИТ-инфраструктуралар ярдәмендә. Чынлыкта, Татарстандагы барлык йорт хуҗалыклары һәм хуҗалык итүче предприятиеләр - безнең клиентларыбыз. Карар кабул ителгәнче, без төрле вариантлар карадык, хәтта үзебезнең дата-үзәгебез булдыру хакында да сүз барды. Нәтиҗәдә, без ИТ-парк вариантына тукталдык. Ышанычлы, сыгылмалы, бәясе туры килерлек компания сайладык. Бу проект рамкаларында үзебез өчен яңа серверлар, программалар сатып алу һәм исәпләү ресурсларын эшләтергә киткән чыгымнарга караганда, без 25 процент отыш алачакбыз дип исәплибез”.
“ИТ-парк” директоры урынбасары Искәндәр Динисламов:” Бу килешү мәгълүмат өлкәсендә әһәмиятле вакыйга, һәм ул тренд үсешен исбатлый. Бүген без ИТ-ресурсларны “күмәкләшеп” куллануга күчәбез – исәпләп чыгару көчләре, платформалар, программа белән тәэмин итүләр кулланучылар тарафыннан “сервис буларак” алына, моның өчен аерым үзәк төзеп, аңа кыйбатлы җиһазлар алырга, өр-яңа программалар төзергә дә кирәк түгел. Һәр предприятиегә аерым суүткәргеч яки электростанция төзелми, ИТ-ресурслар белән дә шундый ук хәл – республика инфраструктурасы бүген клиентларга шушы комфортлы модельгә күчәргә, бизнесның ышанычлылыгын арттырырга һәм чыгымнарны азайтырга мөмкинлек бирә”.